ЯҢАЛЫКЛАР


21
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

Явлаштау урта мәктәбендә ТАССРның 100 еллыгына багышланган чаралар үткәрелә. Шул уңайдан, китапханәче Фаваризова Г.Г китап күргәзмәсе оештырды, укучыларны республика символлары белән таныштырды, аларга элеккеге һәм хәзерге президентларыбыз турында мәгълүмат бирде.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

16
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Явлаштау авыл җирлеге клубларында Иске Яңа елга багышланган чаралар узды. Әлеге чараларда авыл халкы да актив катнашты.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

9
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Җирлектәге мәдәният учреждениеләрендә, балалар бакчаларында, мәктәптә балалар һәм өлкәннәр өчен Кыш Бабай, Кар Кызы һәм башка әкият геройлары катнашында Яңа ел чаралары узды. 

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

26
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

22 декабрь көнне Шәмәрдән авылында хоккей буенча турнир булып узды. Бу ярышларда "Мишәбаш" командасы 2 урынга лаек булды.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

19
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

7 декабрь көнне Казан Дәүләт мәдәният институтында "Илһамият" сүз һәм вокал сәнгатьләренең Халыкара конкурс-фестивале узды. Явлаштау мәдәният йорты каршындагы "Канәфер" фольклор коллективы һәм үзешчән сәнгатьтә актив катнашучы Ринат Шамилов "Сүз сәнгате" һәм "Вокал сәнгате" номинацияләре буенча чыгыш ясадылар. 8 декабрь көнне "Илһамият" конкурс-фестиваленең гала- концерты булды. "Сүз сәнгате" номинациясе буенча чыгыш ясаган "Канәфер" фольклор коллективы 3 дәрәҗә Диплом һәм махсус бүләккә, "Вокал сәнгате" буенча чыгыш ясаган Ринат Шамилов 1 дәрәҗә Лауреат исеменә лаек булдылар. Җиңүчеләргә алга таба да уңышлар телибез!

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

12
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

8 декабрь  көнне Иләбәр авыл клубында Мишәбаш авылының  үзешчән театр коллективы тамашачылар игътибарына Туфан Миңнуллинның "Әниләр һәм бәбиләр" пьесасы буенча куелган спектаклен тәкъдим итте.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

5
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

30 ноябрь көнне Мишәбаш мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган  " Әниләр һәм бәбиләр"  спектакле күрсәтелде.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

29
ноябрь, 2019 ел
җомга

26 ноябрь көнне Балалар иҗат үзәгендә “Алтын башмак” район күләм хореография конкурсы булып узды. Явлаштау мәктәбенең "Грация" бию төркеме дә бу конкурста актив катнашып, "Эстрадные танцы" номинациясендә 1 урын яулады. Котлыйбыз!

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

Ноябрь аенда ир-егетләр арасында үткәрелүче мини-футбол буенча район чемпионаты ярышлары башланып китте. Җирлегебез командасы ярышларда 4 уеннан соң 5 очко туплап әлегә 4нче урында бара. Егетләргә алдагы уеннарда уңышлар телибез!

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

28
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Явлаштау  авылында яшәуче Ризванова Фахима Хабибрахман кызы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. 

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International