ЯҢАЛЫКЛАР


10
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

1 нче октябрь – Өлкәннәр көне. Бу якты һәм матур бәйрәмдә без барлык игътибарыбызны һәм күңел җылылыгыбызны әти-әниләребезгә, әби-бабаларыбызга бирәбез.  Бу уңайдан,Мишәбаш авыл клубында  бәйрәмгә багышланган чаралар үткәрелде. Чаралар барышында бәйрәм  табыны артында җырлар, котлаулар яңгырады,сәхнәдә үзешчәннәр һәм балалар тарафыннан концерт номерлары башкарылды. Бәйрәмнәрдән өлкәннәр үзләренең олы  рәхмәтләрен җиткереп, бик канәгать булып таралыштылар.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

26
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

21 сентябрь көнне Явлаштау авыл җирлегендә "Милләтләр кроссы-2019", "Татарстан кроссы-2019" ярышы булып узды. Йөгерештә мәктәпкәчә яшьтәге балалар, мәктәп укучылары, бюджет учреждениеләре җитәкчеләре һәм эшчеләре катнашты. Җиңүчеләр мактау грамоталары һәм бүләкләр белән бүләкләнде.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

19
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

14 сентябрь урман көне уңаеннан Явлаштау авыл җирлегендә агач утырту өмәсе оештырылды.Өмәдә  барлык учрежденияләр дә актив катнашты.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

12
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

11 сентябрь көнне Явлаштау авылы яшәүчеләре " Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясендә булдылар һәм  "Башваткыч"тапшыруында катнаштылар.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

5
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Явлаштау авылында яшәүче Салманова Рамзия "Безнең ишегалдында" конкурсының җиңүчесе булды.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

3
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

1 нче сентябрьдә Явлаштау урта мәктәбендә белем бәйрәменә багышланган тантаналы линейка булып узды. Беренче сыйныфка 7 бала кабул ителде. Тантаналы линейкада укучыларның әти-әниләре, авыл җирлегендәге оешма җитәкчеләре, район вәкилләре катнашты. Алар укучыларны белем бәйрәме белән котладылар һәм укуда уңышлар теләделәр.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

31
август, 2019 ел
шимбә

2019 елның 30 августында  Евлаштау авылында   Татарстан Республикасы көненә багышлап мини-футбол буенча турнир узды. 

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

29
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

24 нче августта Мишәбаш авылында үткәреләчәк “Авыл көне” нә бирнә җыю оештырылды.   Бирнә җыю актив, оешкан төстә үтте. Авылдашларны, якташларны 31 нче август көнне сәгать 16.00 дә башланачак  бәйрәмгә көтеп калабыз!

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

15
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Явлаштау авыл җирлегендә учреждение, предприятие территорияләрендә чәчәкләр, декоратив куаклар үстеругә зур игьтибар бирелә.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

8
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2 август   көнне Явлаштау мәдәният йортында  Явлаштау авыл җирлегенең халык  җыены үткәрелде. 

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International