10 февральдә Мешабаш авылының бозында хоккей турниры узды . Ярышларда Игенче, Көек-Мишә, Мишәбаш һәм Явлаштау командалары катнашты. Киеренке һәм матур нәтиҗәле уеннан соң, беренчелекне Мишәбаш командасы яулады. Икенче һәм өченче урыннарны "Көек-Мишә" һәм "Игенче"командалары алды. Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр һәм күчеп баручы кубок тапшырылды.
10 нчы февраль көнне Явлаштау авыл җирлегендә “Россия чаңгы юлы 2024” – “Татарстан чаңгы юлы 2024” акциясе кысаларында чаңгы ярышы үткәрелде.
6 февраль көнне Явлаштау мәдәният йортында гражданнар җыены булып үтте. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Закирзянов Р.Р. һәм төрле оешма, учрежденияләрнең җитәкчеләре катнашты. Җыен барышында отчет чыгышлары тыңланды һәм 2024 елга планнар куелды.
6 нчы февраль көнне Явлаштау мәдәният йортында "Саба" ҖЧҖ "Явлаштау" бригадасының отчет җыелышы булып узды. Явлаштау бригадасы җитәкчесе Фазлыев Алмаз Камил улы һәм баш белгечләр 2023 елдагы эшләргә тирән анализ ясадылар, җитешсезлекләрне билгеләделәр, аларны төзәтү һәм камилләштерү юлларын күрсәттеләр, 2024 елга планнар билгеләделәр. Җыелышта Саба муниципаль районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гафур Шәйхулла улы Хәсәншин катнашты.
Саба районы Явлаштау авылында Сабантуй бәйрәменә бирнә җыю оештырылды
Явлаштау авыл җирлегендә территорияне төзекләндерү эшләре дәвам итә. Үлән чабу буенча эш алып барыла.
Авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасы буенча Мәктәп һәм Лесная урамнары буенча урам-юл челтәрен төзекләндерү эшләре бара.
Явлаштау авылының Яшьләр урамында юл ремонты төгәлләнде. Әлеге эшне МДСУ-1 оешмасы башкарды.Барлыгы 260 м. юлга вак таш җәелде.
Явлаштау авыл җирлегенең ир-атлар командасы пляж волейболы буенча Саба районы чемпионатының зона ярышларында 2 нче урынны яулады.
19 июльдә "Явлаштау"командасы пляж футболы буенча Саба районы чемпионаты кысаларында "Шытсу"командасы белән очрашты һәм 5:2 исәбе белән җиңүгә иреште.. Киләчәктә дә уңышлар телибез.