ЯҢАЛЫКЛАР


25
гыйнвар, 2022 ел
сишәмбе

    21 гыйнвар көнне « Театр яктылыкка нурга илтә» театр фестивале кысаларында Явлаштау авыл мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл үзешчәннәре  тарафыннан Рабит Батулланың «Ак кугәрченнәр» драмасы сәхнәләштерелеп Урта Саба халкына тәкъдим ителде. Спектакль тамашачылар тарафыннан бик җылы кабул ителде. « Тамаша»  театр коллективына алга таба да иҗади уңышлар телибез .

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

7
декабрь, 2021 ел
сишәмбе

        5 декабрь көнне Мишәбаш мәдәният йортында "Театр-Яктылык, нурга илтә" район конкурсы кысаларында, Мишә авыл җирлеге тамашачылар игътибарына Хәбир Ибраһимнең "Ялгыз каен күзе"спектаклен куйды. Рольләрне Мишә авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылар башкарды.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

3
декабрь, 2021 ел
җомга

      2 декабрь көнне Явлаштау мәдәният йортында Саба районы мәдәният хезмәткәрләре: авыл мәдәният йортлары, авыл клублары, китапханә, музыка мәктәбе, музей хезмәткәрләре катнашында кинәшмә узды. Кинәшмәдә Гаяз Исхакыйнын " Остазбикә" әсәре буенча "Изгелекнен бар сыйфаты сыйган,синен сабыр, олы йөрәккә" дигән күрсәтмә чыгыш куелды һәм 32 ел дәвамында  китапханәче булып эшләүче Галиева Тәгзимә Габделгазе кызына 55 яшь тулу унаеннан " Җилдәй җитез гомер юллары" дигән портрет кичә узды.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

30
ноябрь, 2021 ел
сишәмбе

27 ноябрь конне Саба мәдәният йортында  Әниләр көненә багышланган чара үтте. Анда Явлаштау авыл җирлегендә яшәүче  сәхнә, аш-су һәм кул эшләре  осталары   булган хатын-кызларыбыз да катнашты. Шушы матур бәйрәмдә Явлаштау авыл китапханәчесе   Галиева  Тәгъзимә Габделгазиз кызы Саба муниципаль  район башлыгының Рәхмәт хаты  белән бүләкләнде.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

28 ноябрь көнне Явлаштау авылы мәдәният йортында Татарстанда 2021 елда телләр байлыгын саклауга юнәлтелгән  чаралар һәм проектларныгамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы хөкүмәтенең гранты кысаларында” Мәңге яшә, туган тел!” концерт булып узды. Концертта   "Татарстан Яңа гасыр" (ТНВ) каналы алып баручылары Илдар Кыямов ,Идел Кыямов хэм башкалар катнашты. Кичэ бик кунелле узды.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

26 ноябрь көнне Әниләр көне уңаеннан Мишәбаш авылы мәдәният йорты сәхнәсендә “Саба чишмәләре” ансамбле үзенең концерт программасы  белән чыгыш ясады. Концерт моңлы җырлар, матур шигырьләр белән үрелеп барды. Концертка килучеләр яхшы кәеф һәм уңай тәэсирләр алдылар.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

24
ноябрь, 2021 ел
чәршәмбе

 23 ноябрь көнне мини-футбол буенча Саба районы чемпионаты кысаларында Явлаштау һәм Мишәбаш командалары очрашты. Җиңүне Явлаштау командасы яулады. Ике командага да киләсе уеннарда уңышлар телибез

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

17
ноябрь, 2021 ел
чәршәмбе

14 ноябрь көнне Явлаштау авыл җирлегенең Мишәбаш авыл мәдәният йортында          « Театр яктылыкка нурга илтә» театр фестивале кысаларында Мичән авыл җирлегенең мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл үзешчәннәре  тарафыннан Мәҗит Шамхаловның «Кайнана » комедиясен тәкдим иттеләр. Тамашачыларга спектакль бик ошады, көчле алкышлар белән соклануларын белдерделәр.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

14
октябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

     Явлаштау авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре һәм Явлаштау фельшер акушерлык пункты фельдшеры "Урман утырту көне"акциясендә катнаштылар. Барлыгы 10 данә чыршы утыртылды

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

Явлаштау авылында урнашкан  хоккей тартмасына капиталь ремонт эшләре тәмамланды

Ремонт эшлэре сыйфатлы башкарылды.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International