ЯҢАЛЫКЛАР


8
октябрь, 2021 ел
җомга

Явлаштау авылындагы Октябрь урамында гражданнарның үзара салым акчасына юлларны төзекләндерү  эшләре бара.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

       Мишәбаш авылының Мәктәп урамында гражданнарның үзара салым акчасына юлларны ремонтлау  эшләре төгәлләнде. Барлыгы 98м. юл вак таш белән түшәлде

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

7
октябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

 1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр бөтен республика буенча Өлкәннәр декадасы бара. Әлеге ункөнлек кысаларында азык-төлек пакетлары таратылды, өлкән ветераннарны өйләренә барып котладылар. 2 октябрь көнне Явлаштау мәдәният йортында Хәмид Маткаримовның концерты оештырылды . Чара башында авыл җирлеге башлыгы Нуриев Р.Х. һәм ветераннар Советы рэисе Шамилов Р.Ш.  рәхмәт сүзләре белән чыгыш ясады Нуриев Р. Х. Алар өлкәннәребезне котлап ,аларга нык сәламәтлек теләделәр.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

18
август, 2021 ел
чәршәмбе

Явлаштау авыл җирлегендә учреждение, предприятие территорияләрендә чәчәкләр, декоратив куаклар үстеругә зур игьтибар бирелә.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

15 август көнне Кукмара шәһәре стадионында Р.Ш.Мөхәммәтшин Кубогының финал өлешендә Явлаштау авыл җирлеге командасы "Зур Кукмара" командасы белән уйнады. Уен "Зур Кукмара"командасы файдасына 2:1 исәбе белән тәмамланды. Егетләргә яхшы уен өчен рәхмәт белдерәбез.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

Явлаштау авылында Ризванов Таһир Камил улы истәлегенә мини-футбол буенча турнир үткәрелде. Бу ярышларда Явлаштау, Мишәбаш, Эзмә, Байлар Сабасы һәм Кукмара районы Камышлы авылларыннан 7 команда катнашты. Барлык командалар да яхшы уен күрсәттеләр. Җиңүчеләргә һәм призерларга грамоталар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

15 август көнне Явлаштау авыл җирлегендә "Бердәм Россия" сәяси партиясе тарафыннан гражданнарны күчмә кабул итү үткәрелде. Гражданнар "Бердәм РОССИЯ" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге адресына һәм Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатларга сораулар һәм наказлар бирделәр.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

7
август, 2021 ел
шимбә

Бу көннәрдә "Саба"җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Явлаштау бригадасында бөртекле культураларны урып-җыю эшләре тулы куәтенә бара.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

Флюорография мобиль кабинеты Явлаштау авылында эшләде

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

11
июль, 2021 ел
якшәмбе

"Саба" җәмгыятенең "Явлаштау  бригадасында терлек азыгы әзерләү эшләре бара.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International