Явлаштау авылының 1Май урамында электр линияләренә ремонт ясалды.
Үзәкләшкән дини оешма- Арча районы “Шәрык” мәчете призына уздырылган республика куләм мөселман командалары арасында мини футбол ярышында “Явлаштау” командасы 2 урынны яулады.
1 июль көнне Явлаштау авыл җирлеге командасы футбол буенча район чемпионатында "Лесхоз" командасын 4:2 исәбе белән җиңүгә иреште.
Хәтер һәм кайгы көнендә Явлаштау авыл җирлегендәге җитэкчеләр, яшьләр «Хәтер шәме» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны шәм яндырып бер минут тынлык белән искә алдылар
Экологик маршрутның максаты - Саба районы аша узучы елгаларның, чишмәләрнең тарихын, татар халкының гореф-гадәтләрен искә төшерү. Проектны 23 июнь көнне Явлаштау җирлеге башлап җибәрде. Кече Мишә елгасының башлану урынында Явлаштау авыл китапханәсе мөдире, мәдәният йорты мөдире белән берлектә елга турында сөйләделәр, Мишәбаш авылы абыстае Надия Гафиятова “Таң суы”алу йоласы күрсәтеп үтте. Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрлыгының өлкән белгече Ришат Билалов елгалар, чишмәләр һәм аларны саклау турында сөйләде. Проектның икенче өлеше Явлаштау авылында урнашкан “Сәхрәт” бакчасында дәвам итте. “Мишә буенда” –фольклор күренеш күрсәтелде, Явлаштау җирлегендә урнашкан чишмәләр тарихы сөйләнде, Явлаштау авылыннан чыккан үзешчән шагыйрә Әлфинур Вафина иҗаты белән таныштырылды. Татар халкының милли уеннары, шифалы үләннәрдән әзерләнгән чәй табыны белән үрелеп барды.
23 июнь көнне мәктәп яны лагерында балалар Сабантуе оештырылды. Мәйданчыкта балалар бик тырышып барлык төр уеннарда да көч сынаштылар: капчык киеп йөгерделәр, капчык белән сугыштылар, чүлмәк ваттылар, аркан тарттылар. Уеннарда катнашучыларга һәрберсенә бүләкләр бирелде.
Явлаштау авыл җирлегендә территорияне чүп үләннәреннән арындыру эшләре бара
Явлаштау авыл җирлегендә ирләре Боек Ватан сугышында катнашкан тол әбиләргә Боек Җиңүнең 74 еллыгына бүләкләр тапшырылды. Явлаштау авыл җирлеге башлыгы Р.Х.Нуриев, Саба муниципаль районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе М.М. Хузин Татарстан Республика Президенты исеменнән бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшырдылар.
28 апрель көнне Явлаштау авылының Молодежная урамы буенча урам яктырту өчен изоляцияләнгән үткәргечләр монтажланды.
28 апрель көнне «Агач утырту көне» акциясе кысаларында Явлаштау авыл җирлегендә агач утырту буенча чаралар үткәрелде. Барлык бюджет учреждениеләре дә актив катнашты.