Җаваплылыгы чикләнгән"Саба" җәмгыятенең "Явлаштау" бригадасында язгы кыр эшләре бара.
Бюджет оешмалары көче белән юл кырыйлары чүптән чистартылды.
Явлаштау һәм Мишәбаш авылларында аренда йортлары төзелэ.Төзу эшләрен ООО « ПМК – Мелиорация» алып бара.
22 апрель көнне Явлаштау һәм Мишәбаш авылларында юллар тигезләнде.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында Явлаштау авыл җирлегенең барлык оешмаларында территорияләрне чистарту буенча өмә оештырылды.
Явлаштау авыл җирлегендә 24 апрель конне укучыларның иҗади отчет концерты булдыБәйрәм чарасын Явлаштау урта мәктәбе укучыларының концерт программасы дәвам иттте. Концертны әзерләүче, хореография укытучысы Рахимуллина Чулпан һәм мәктәпнең иҗади группасы. Чыгышларның күп өлеше халык һәм заман биюләреннән торды. Тамашачылар, әти-әниләр балаларның чыгышын яратып карадылар.
16 апрель көнне Явлаштау мәдәният йорты каршында эшләп килүчн "Канэфер" фольклор ансамбле 25яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Саба районының Явлаштау авыл җирлегендә яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә квалификацияле белгечләр тарту максатыннан Республика күләмендә «Яшь белгечләргә аренда торагы» программасы кысаларында йортлар төзелеп тора. Явлаштау һәм Мишәбаш авылларында 4 яңа йорт төзелеше бара.
Мишәбаш мәдәният йортында җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов концерты булды. Сәхнәдә эстрада һәм татар халык җырлары башкарылды. Тамашачылар концертны бик теләп карадылар, артистларның һәр чыгышын тамашачылар кочле алкышлар белән каршы алдылар.
21 февраль көнне Явлаштау авыл җирлеге командасы Лесхоз бистәсенең чаңгы трассасында Саба районының авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм авыл җирлекләре арасында узган чаңгы ярышларында катнашты.