💐Өтернәс авылында яшәүче Мифтахова Наҗия Мөҗип кызына бүген 90 яшь тулды. Аны Эзмә авыл җирлеге башлыгы Райнур Ахметов, “Игенче” җәмгыяте җитәкчесе Алмаз Зарипов һәм районыбызның социаль яклау идарәсе җитәкчесе Лилия Гайнетдинова тәбрикләде.
Казан шәһәренең 12 нче номерлы татар кызлар гимназиясе базасында оештырылган Туфан Миңнуллин исемендәге 1нче төбәкара фәнни гамәли конференциядә "Гаиләм кыйммәтләре " дип аталган репортаж белән чыгыш ясап, 8 нче "Б" сыйныфы укучысы Дәүләтшина Диана 1 нче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде.
30 март көнне Эзмә мәдәният йортында, Өтернәс авыл клубы, Пукаль китапханәсе белән берлектә, "Рәхим ит, Нәүрүз!" дип исемләнгән милли бәйрәм үткәрелде.
29 март көнне 6 нчы сыйныф укучылары Кукмара шәһәренә экскурсиягә бардылар.
Бүген Эзмә гомумбелем урта мәктәбенең 8 А, 8 Б сыйныф укучылары Боз сараенда экскурсиядә булдылар. Әлеге экскурсия укучыларда уңай кичерешләр булдырды, аларны берләштерде, ә иң мөһиме – сәламәт яшәү рәвешенә һәм спортка тартты.
28 мартта район китапханәсе хезмәткәрләре Эзмә урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 «А" , "Б" сыйныф укучылары өчен ремонттан соң район китапханәсе буенча экскурсия үткәрделәр.
Җаваплылыгы чикләнгән " Игенче " җәмгыяте Рамазан аенда изге гамәлләр кылуны дәвам итә.
27 нче март көнне, шушы җәмгыятьтә эшләп, хәзергесе көндә лаеклы ялда булган ветераннарга, азык-төлек салынган күчтәнәч - пакетлар өләшенде. Әлеге изге эш ел да уздырыла торган бер бик матур гадәткә әйләнде. Җәмгыятьнең әйдәп баручы белгечләре , сигез авылда гомер итүче ветераннарга , 280 күчтәнәч –пакет өләшеп чыкты.
27 март-Бөтендөнья театр көне.Барлык театр эшлеклеләре һәм сәнгать сөючеләр бәйрәме.
Бүген, 27 март көнне, Эзмә урта мәктәбе укучылары "Saba-balahoner" проекты кысаларында районыбыз оешмаларында кунакта булдылар.