Җиденче март көнне “Игенче” ҖЧҖ дә эшләгән һәм хәзер лаеклы ялда булган ветераннарга азык-төлек тутырылган пакетлар тапшырылды. Комплектка көндәлек кирәкле азык-төлек: ярмалар, көнбагыш мае, чәй һәм тәм-томнар кергән.
"Игенче" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә ел саен үткәрелергә тиешле даими медицина тикшерүе уздырылды, аны Казан шәһәреннән килгән квалификацияле табиблар үткәрде.
23 нче февраль көнне Лесхоз бистәсендә авыл хуҗалыгы оешмалары арасында узган чаңгы ярышында ҖЧ “ Игенче” җәмгыятеннән өч команда: “Игенче-1” , “Игенче –2” ,“Игенче- 3» командалары катнашты.
Эзмә жирлеге чаңгычылары 2 нче урын яулады
Быел без мөһим датаны — Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәбез. Бу истәлекле дата уңаеннан сугыш һәм тыл ветераннарына «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медальләре тапшырыла. Бу медальләр - казанышларны тану билгесе генә түгел, ә сугышның авыр сынауларын кичергән кешеләргә чиксез рәхмәтебез символы да.
21 февраль көнне Саба һәм Теләче муниципаль районы хәрби комиссары Закиров Ф.Ф. Эзмә авыл җирлеге башлыгы Әхмәтов Р.Г. белән берлектә Өтернәс авылның тыл хезмәтчәне Мусин Равил Муса улына юбилей медале тапшырдылар.
16 нчы февраль көнне Иске Икшермә авылында үткән хоккей ярышларында " Игенче" командасы да көч сынашты.
Хоккей уены ул-кыю, дисциплиналы һәм командада эшләргә сәләтле чын егетләр уены! "Игенче " командасында уйнаучы хезмәткәрләребез- нәкъ тә шундый характерлы егетләр!
11 нче февраль көнне, Иләбәр авылы янындагы Сабантуй мәйданындагы чаңгы трассасында "Чаңгы юлы Игенче-2025" – чаңгы ярышы узды.
«Игенче " ҖЧҖ хезмәткәрләре "Россия чаңгы юлы-2025"- "Татарстан чаңгы юлы-2025» массакүләм узышында катнаштылар.
Чаңгы ярышында “Игенче “ ҖЧҖенең унбер хезмәткәре катнашты, шуларның сигезе призлы урыннар алды.
Хезмәткәрләребезгә катнашулары өчен рәхмәт белдерәбез!
Киләсе ярышларда да яңа дистанцияләрне яулауларын телибез!
Ир-ат ветеран командалары арасында мини-футбол