10 июль көнне Эзмә, Кызыл Мишә, Өтернәс, Иләбәр авыл мәдәният йортлары һәм китапханә хезмәткәрләре, Шекше, Сәрдә авыл мәдәният йортлары белән берлектә, Тимершык авылы балалары өчен «Калатау серләре» дигән туристик маршрут оештырдылар.
Өтернәс авылында гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне унаеннан, "Яшәү өчен миңа син кирәк" дип исемләнгән яшьләр җыены
Әхмәтов Г.Р. КФХында тереклек үрчетүчеләре Саба районы тереклек үрчетүчеләр бәйрәмендәге спорт уеннарында актив катнаштылар.
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге әгъзасы, Эзмә мәктәбенең 1973нче елгы чыгарылыш сыйныф укучысы Гөлсинә Наил кызы Галимуллина һәм мәктәбебез директоры Зөлфәт Фоат улы Гыйбадуллин тырышлыгы белән мәктәбебез бакчасында матур аллеялар барлыкка килде.
Өтернәс авылында яшәүче Файзрахманова Флүрә Әхәт кызы бүген үзенең олы бәйрәмен 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә
“Игенче” ҖЧҖдә Өтернәс авылында яшәүче, хәзерге көндә лаеклы ялда булган ветераннарыбыз булып китте. Заманча итеп төзелгән, җиҺазлаштырылган, компьютерлаштырылган, барлык уңайлыкларлар тудырылган сөтчелек комплексларында, бозау торакларында булып- хәйран калдылар. Әлбәттә, хәзерге хезмәт- үткән чордагы белән чагыштырырлык тугел.Механикалаштыру аз булган, һәр эш кул хезмәте белән башкарылган вакытларны искә төшерделәр.
Эзмә авылында 80 гә 20 программасы буенча йорт салына башлады
Госуслуги.Дом мобиль кушымтасы
Синең йортың синең кулыңда
- Идарәче оешмадан җаваплар алыгыз
- Өй чатларында сорауларны чишегез
- Гомумйорт җыелышларында катнашыгыз.
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» фдбудан:
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү
2024 елның 28 июнендә 18 сәгатьтән 29 июнендә 20 сәгатькә кадәр
28 июнь кичендә, 29 июнь төнендә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле төньяк, төньяк-көнчыгыш җиле көтелә:
28 июнь кичендә һәм 29 июнь төнендә 15-17 м/с;
29 июнь көнне көндез 16-21 м/с (Казан шәһәрендә 18 м/с кадәр)тизлек белән