28 март көнне Эзмә мәдәният йортында " Нәүрүзгә рәхим итегез!" исемле бәйрәм чарасы узды.
27 март көнне Эзмә мәдәният йортында «Оста куллар» өлкән буын катнашучылары белән «Акыллы җәяүле» дип аталган чара үтте.
25 март көнне «Чангы Тау» тау чаңгысы комплексында төрле категорияләрдә үз осталыкларын күрсәткән «Слалом-гигант» ярышы узды.
Олыяз "Чәчкә" балалар бакчасында «Нәүрүз» бәйрәме булып узды. Язның килүен һәм табигатьнең яңаруын символлаштырган Нәүрүз, бакчада тәрбияләнүчеләрне татар халкының бай мәдәни мирасы белән таныштыру өчен сәбәп булды. Бәйрәмдә балалар көч, җитезлек һәм тизлектә көч сынаштылар. Җырлар, күңелле биюләр, уеннар балаларны чын күңелдән сөендерде. Бәйрәм азагында Нәүрүзбикә балаларны коймак белән сыйлады.
22 март көнне Иләбәр авылында «Яшьлек» яшьләр үзәге 3 нче ел рәттән суперспринт, тауга каршы чаңгы белән мену ярышы уздырды.
21 март көнне Иләбәр "Умырзая" балалар бакчасы тәрбиячеләре «Нәүрүз мөбәрәк булсын» дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрделәр
16 март көнне Саба урта мәктәбендә укучылар өчен ифтар мәҗлесе үткәрелде. Әлеге чарада Эзмә урта мәктәбеннән 60 укучы катнашты.
13 март көнне Эзмә авылы мәдәният йортында изге Рамазан аена багышланган ифтар мәҗлесе үткәрелде.
Иләбәр авыл клубында Шекше мәдәният йортының «Нур» театр коллективы «Корт» спектаклен күрсәтте. Барлык үзешчәннәр дә үз рольләрен бик оста башкардылар. Тамашачылар аларны көчле алкышлар белән каршы алды.
Россиянең "Белем" җәмгыяте илнең барлык халкы өчен он-лайн режимында мөмкин булган мәгърифәт чаралары һәм чыгышлар үткәрә.