28 нче гыйнвар көнне Иләбәр авылы Сабантуй мәйданындагы чаңгы трассасында ҖЧ “Игенче” җәмгыяте призына чаңгы ярышлары узды. Ярышларда”Игенче” ҖЧҖ е биләмәсенә кергән Эзмә, Шекше , Курсабаш авыл җирлекләрендә яшәүчеләр катнашты.
Агымдагы елның 24 гыйнварында «Игенче» ҖЧҖендә , 2024 ел йомгаклары буенча хисап җыелышы узды. Анда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Хәсәншин Гафур Шәйхулла улы, агросәнәгать хезмәткәрләре профсоюзының район комитеты рәисе Нигъмәтҗанова Гөлназ Равил кызы, « Игенче »ҖЧҖ белән хезмәттәшлек итүче оешмалар җитәкчеләре һәм авыл җирлеге башлыклары катнашты.
Иләбәр авылы янындагы Сабантуй мәйданындагы , өр яңадан булдырылган хоккей мәйданчыгында хоккей буенча көндәлек узган тренировкалар белән беррәттән ярышлар да уза.
“Игенче” хезмәткәрләреннән тупланган “Игенче”командасы һәм Икшермә авылы җыелма командасы очрашты. Иптәшләрчә узган очрашуда ике команда да җанлы, азартлы һәм мавыктыргыч уен күрсәтте. «Игенче» командасы хоккейчылары 4 алка өстенлек белән җиңүгә ирештеләр.
Быел Иләбәр авылы янындагы Сабантуй үтә торган мәйданда аеруча җанлылык, чөнки чаңгы , тау шуу белән беррәттән хоккей уйнау һәм тимераякта шуу өчен шугалак- боз мәйданчыгы ясалды.Кышкы каникул чорында укучы балаларга, кичен, эштән соң гаилә белән , чанада, чаңгыда рәхәтләнеп шуарга,шулай ук хоккейда уйнарга, тимераякта шуарга менә дигән мөмкинлек булдырылды .Һәм бу уңайлыклар барсы да ҖЧ “Игенче” җәмгыяте көче белән башкарылды.
Олыяз авылында гомер кичерүче Саетгәрәева Хәербанат
Фәхретдин кызын 90 яшьлек юбилее белән котлыйбыз
Яңа ел бәйрәмнәре чорында Иләбәр авылы чын бәйрәм үзәгенә әверелде.
Өтернәс авыл клубы «шатлык кәрзине» акциясенә кушылды һәм балаларга Яңа ел кәефе бүләк итте.
Укучыларның кышкы ялларын күңелле дә,шул ук вакытта файдалы да итеп үткәрү максатыннан 1 һәм 2 сыйныф укучыларына "Чыршы янында күңелле уеннар" дигән чара узды
Бу чара бик матур традициягә әйләнде инде.Сату урыннарын матурлап бизәп , кайнар коймак һәм чәй белән сыйлап , барсының да күңелләрен күрергә тырыштык.
Без сату иткән урынга халык аеруча күп килә, чөнки махсус ясалган зур самавырдан чәй, пичтә пешереп биргән коймак бигрәктә тәмле була.
Алар тарафыннан әйтелгән, ишеткән рәхмәт сүзләре, киләчәктә тагын да илхамландырып эшләргә ярдәм итә.