ҖЧ “Игенче” җәмгыятендә Өлкәннәр көне уңаеннан, төрле елларда шушы җәмгыятьтә эшләгән һәм хәзер лаеклы ялда булган ветераннарга күчтәнәчләр тулы пакетлар бүләк ителде.
"Игенче"ҖЧҖендә ел саен үткәрелә торган әлеге күркәм чара традициягә әверелде инде. Бу безнең өлкән буынга булган кайгыртучанлыгыбызны, хөрмәтебезне һәм ярдәмебезне белдерү өчен бер сәбәп. Җәмгыятьнең әйдәп баручы белгечләре сигез авылда яшәүче ветераннарга 265 пакет күчтәнәч өләштеләр.
Пүкәл авылында үзара салым акчасына юллар ремонтланды.
1нче октябрь- Халыкара өлкәннәр көне буларак билгеләп үтелә.
Мәктәбебездә Өлкәннәр көненә багышланган "Сез булганга көзләр матур!" дип аталган чара үтте.🌟
21 сентябрьдә ОБЗР укытучысы Гыйбадуллина З.Ф. җитәкчелегендә мәктәптә “Экстремизмга - Юк!” дигән бердәм дәрес үткәрелде.
19 сентябрь көнне "Оста-Саба" район чемпионатының "Чәчтараш сәнгате" буенча ярышлары булып үтте.
«Игенче»дә кукуруз игү серләренә өйрәттеләр
«Игенче» ҖЧҖендә кукуруз үстерү технологиясе буенча семинар узды.
Әлеге семинарда Саба муниципаль районы башлыгы Р. Н.Миңнеханов, Саба авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Г. Ш. Хәсәншин, Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты ,«Казан Агрохимсервис» ҖЧҖ вәкилләре, Саба авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре ,авыл хуҗалыгы оешмаларының җитәкчеләре, игенчелек буенча консультантлар һәм «Россельхозцентр»ФДБУ филиалы белгечләре катнашты.
Хуҗалыкта бу сусыл азык терлекләр рационында иң зур өлеш алып тора.
Кукурузны кырлардан механизаторлар Газиянов Рөстәм һәм Гыймранов Нияз ура. Массаны ташуга тугыз берәмлек техника куелган.