Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Эзмә урта мәктәбе укучылары, укытучылар һәм әти-әниләр көче белән МХО дагы солдатларыбызга гуманитар ярдәм җыйдылар. Мәктәбебез Алдынгылары һәм Яшь армиячеләре җыелган ярдәмне Байлар Сабасындагы "Солдатка аш" штабына тапшырдылар.
14 февраль көнне Эзмә мәдәният йортында "Кышкы спартакиада - 2026"ның өченче көне булып узды.
Бөек патриот-шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан 2026 елның 13 февралендә Эзмә мәктәбендә тантаналы чара узды.
12 февраль көнне Эзмә мәдәният йортында Эзмә урта мәктәбе белән берлектә «Мин Ватан белән горурланам» дип исемләнгән патриотик җырлар фестивале узды.
11 февральдә Эзмә мәдәният йортында "Кышкы спартакиада - 2026"ның беренче көне башланды.
Районыбыз предприятиеләре, оешмалары, учреждениеләре һәм авыл җирлекләре коллективлары арасында «Туган җиргә кайтты кайтмаганнар «Хәтер китабына» төренеп» иҗат фестивале районыбызда ел дәвамында узды һәм 10 февраль көнне иҗат фестиваленә йомгак ясалды Эзмә авыл җирлеге беренчелекне алды.
Бүген, 10 февраль көнне, Эзмә урта гомуми белем бирү мәктәбенә махсус хәрби операциядә катнашучы, шушы ук мәктәпне тәмамлаган Мәүлетов Рөстәм Әхкәм улы кунакка килде.
Олыяз авылында яшәүче Гатауллина Нәзилә Галиәкбәр кызын чын күңелдән туган көне белән котлыйбыз.
6 нчы февраль көнне, Иләбәр авылында урнашкан “Игенче” ял итү паркында, "Яшьлек" яшьләр үзәге чаңгы ярышлары үткәрде.
Ватанны саклаучылар көненә багышланган искиткеч инициативага старт бирелде һәм сыйныф җитәкчесе җитәкчелегендәге укучылар безнең яклаучыларга җылы хатлар яздылар.