31 нче декабрь көнне Эзмә авыл җирлегенен Олыяз авыл мәдәният йорты ишегалдында «Яңа ел әкияте» дип исемләнгән бал-маскарад үткәрелде. Төрле кызыклы конкурслар, уеннар оештырылды. Конкурслар концерт номерлары белән үрелеп барды. Барлык катнашучылар да үткәрелгән чарадан канәгать калдылар, киләсе елга күп кенә уңай энергия алдылар.
«30» нчы декабрь көнне Эзмә авыл җирлегенен Эзмә мәдәният йорты ишегалдында «Яңа ел серпантины» дип исемләнгән музыкаль күңел ачу программасы булып узды. Бәйрәм кичәсе «Яңа ел мәзәк тарихлары» дигән театральләштерелгән тамаша белән башланып китте, анда популяр Яңа ел җырлары, биюләр, күңелле уеннар һәм конкурслар да яңгырады. Бу бәйрәм кичәсенең барлык буыннарны берләштерүе һәм һәркемне яңа елдан ниндидер үз хыялын, үз өметен, могҗизасын алуы да мөһим.
Саба районынын Эзмә авыл җирлеге коллективы барыгызны да Яңа 2021 нче ел белән тәбрик итә! Яна елда сезгә нык сәламәтлек, бәхет, күңел ныклыгы, үз көчегезгә ышаныч һәм оптимизм телибез. Сезнең туганнарыгыз һәм дусларыгыз һәрвакыт Сезнең белән булсын, ә йортларда иминлек, мәхәббәт чәчәк атсын.
Эзмә авыл җирлеге яшьләре актив рәвештә физик культура белән шөгыльләнә, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районында уздырыла торган барлык спорт чараларында катнашалар.
Коррупция - бөтен социаль идарә системасында булган явызлык. Бу күренеш ил икътисадына һәм муллыгына тискәре йогынты ясый. Бу проблема безгә кагылмый кебек, әмма чынлыкта бу алай түгел. Коррупция һәркемгә дэ кагыла. Шуңа күрә Эзмэ авыл жирлегенен Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре, коррупциягә каршы мөнәсәбәт формалаштыру һәм коррупциягә каршы пропаганда ясау максатыннан, «Коррупциясез дөнья» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрделәр.
«12» декабрьдә Россия Федерациясенең күпмилләтле халкы илебез тарихында иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Конституция көнен билгеләп үтә. Конституция — төп закон ул. Анда дәүләтнең иҗтимагый, икътисадый корылыш нигезләре, гражданнарның хокуклары һәм бурычлары билгеләнгән. Әлеге уңайдан Эзмэ авыл жирлегенен Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре «Конституция – төп закон» дигән исем астында хокукый-мәгълүмат сәгате уздырдылар. Укучыларга илебезнең төп законы турында бай мәгълүмат җиткерелде,электрон презентация,китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Чараның икенче өлешендә рәсем конкурсы уздырылды. Катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
«9» декабрь – Ватан Геройлары көне буларак билгеләп үтелә. Ул безнең өчен истәлекле дата,ул тарихи традицияләрне дәвам итү һәм илебез геройлары тарафннан нинди батырлыклар эшләнүе турында хатирәне саклау булып тора. 9 декабрь көнне без каһарман ата – бабаларыбызны искә алып кына калмыйбыз,хәзерге вакытта исән булган социалистик хезмәт геройларын да барлап искә алабыз. Бу уңайдан, Эзмә авыл җирлегенең Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре, «Ак калфак» клуб берләшмәсе әгъзалары белән, “Геройларның исеме – мәңгелек» дигән исем астында тематик сәгать уздырдылар. Катнашучыларга китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.Районыбыздан чыккан Геройлар турында бай мәгълүмат җиткерелде.
Декабрь башы ел саен Инвалидлар декадасы буларак билгеләп үтелә. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен гади аралашу бик мөһим. Аларның кайгыртучанлык һәм игътибар үзәгендә булуы мөһим. Инвалидлар Декадасы кысаларында Эзмә авыл җирлегенең Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре хәйрия акциясе уздырдылар - Йосыповлар, Юсупҗанова Илзирә, Шайдуллина Фәридә һәм Фаттахов Илмирның өйләренә барып, күчтәнәчләр һәм бүләкләр тапшырдылар. Мәдәният йорты үткәргән мондый чаралар мөмкинлекләре чикле кешеләрдә һәрвакыт зур кызыксыну уята.
1993 елдан «3» декабрь Халыкара инвалидлар көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге дата белән бәйле рәвештә декабрь башын инвалидлар декадасы итеп үткәрү традициягә керде. Сәламәтлекләре чикле булуга карамастан күпләребез алардан нык, чыдам булырга, иң мөһиме – тормышны яратырга өйрәнә ала. Эзмә авыл җирлегенең Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре сәламәтлекләре чикле балалар һәм аларның якыннары белән бергәләп «Күңелебез белән көчле без» дип исемләнгән очрашу кичәсе уздырдылар. Чарада «Канатсыз очып кара» дигән исем астында язмыш сынауларына бирелми иҗат итеп яшәгән язучыларның китапларыннан күргәзмә тәкъдим ителде. Конкурста катнашкан балаларга диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды, «Айсылу» фильмы тәкъдим ителде. Чара чәй табыны артында истәлекләр барлау, күңелле уеннар белән дәвам итте.
Эзмә авыл җирлеге яшьләре актив рәвештә физик культура белән шөгыльләнә, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районында уздырыла торган барлык спорт чараларында катнашалар.