Халыкара инвалидлар көне ел саен декабрьдә үткәрелә. Ул дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарын сәламәтлекләре чиклэнгэн кешеләргә тулы канлы һәм тыныч яшәү мөмкинлеге бирми торган проблемаларга җәлеп итүгә, аларның мәнфәгатьләрен, хокукларын яклауга юнәлдерелгән.
«03» декабрь - Билгесез солдат көне, шул көн уңаеннан Эзмә авыл җирлеге башлыгы А.Р. Шәйхетдинов һәм «Игенче» хужалыгы җитәкчесе А. З. Зарипов Бөек Ватан сугышы ветераннары һәйкәлләренә чәчәкләр салдылар һәм һәлак булган якташларын бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Саба районынын Эзмә авыл җирлегендә яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә квалификацияле белгечләр тарту максатыннан Республикакүләм «Яшь белгечләргә аренда торагы» программасы кысаларында йортлар төзелеп тора. Олыяз авылында авыл хуҗалыгы белгечләренә дип 3 яна йорт төзелә башлады.
Эзмә авылында яшәуче Хәбирова Хәлимә Мәннән кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярга Эзмә авыл җирлеге җитәкчесе А.Р.Шәйхетдинов Россия Президенты котлавын тапшырды.
«25» ноябрь көнне Эзмә авыл җирлегенең Эзмә мәдәният йортында татар драматургы Аманулла әсәре буенча куелган «Көмеш чүлмәк» музыкаль - театральләштерелгән тамашасы булып узды. Бу искиткеч тамашаны Эзмә, Мишәбаш, Кызыл Мишә, Тимершык, Югары Симет, Иске Мичән, Мингәр, Көек, Иләбәр, Сәрдә авыл клублары һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырды һәм күрсәтте. Тамашачылар чын күңелдән артистларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Программа бик бай иде һәм югары дәрәҗәдә үтте. Катнашучылар бу тамашаны бер сулышта һәм бик теләп карадылар, тамашачылар онытылып, чын күңелдән ял иттеләр.
Эзмэ авыл җирлегенен Отернэс авылында мэчет тозелеше бара.
Эзмә авыл җирлеге яшьләре актив рәвештә физик культура белән шөгыльләнә, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районында уздырыла торган барлык спорт чараларында катнашалар.
Эзмэ авыл җирлегенен Эзмэ авылында жэяулелэр очен яна тротуар эшлэнеп тапшырылды. Эшне «Саба ПМК «Мелиорация», «МДСУ-1» оешмалары башкарды.
Китап – ул яхшы әңгәмәдәш һәм бик яхшы корал. Ул бездә тормышка карата мәхәббәт уята, уйланырга мәҗбүр итә. Балаларда китапка мәхәббәт тәрбияләү белән бергә, аларга карата сак караш та тәрбияләргә өйрәтү китапханәченең төп бурычы. Бу уңайдан Эзмэ авыл жирлегенен Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре «Китап сөярләр» клубы членнары белән «Китаплар да авырый» дигән исем астында китапларга ярдәм сәгате уздырдылар. Укучылар таушалган китапларның битләрен тәртипкә китереп, тузган җирләрен скотчлар белән ябыштырып ремонтладылар, соңыннан ремонтланган китаплардан китап күргәзмәсе төзеп куйдылар.
Балачак - кеше тормышында уникаль чор, бу вакытта сәламәтлек формалаша һәм шәхес үсеше гамәлгә ашырыла. Укучыларның көзге каникуллары вакытында, «Күңелле каникуллар» проекты кысаларында, Эзмә авыл җирлегенең Эзмә авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре «Дуслык» мәктәп яны лагере балалары белән «Эш беткәч уйнарга ярый» дип исемләнгән музыкаль - күңел ачу чарасы үткәрделәр. Балалар бик актив, кызыксынучан, инициативалы. Алар дуслык турында җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, уеннарда һәм конкурсларда бик теләп катнаштылар. Барысына да күңелле һәм кызык булды.