Яз җитеп җир йөзе кардан арыну белән табигатьтә корылык башлана. Бу чорда бигрәктә коры үлән һәм урман-полосаларны янгыннан сакларга кирәк. 10 апрельдән 17 майга хәтле кертелгән янгынга каршы режим шартларында деподагы янгын сүндерү машинасының төзеклелеген һәрдаим контрольдә тотабыз.
Саба муниципаль районынын Эзмә авыл җирлегендә урнашкан Илэбэр авылы «Умырзая» балалар бакчасына 50 бала сыйдырышлы яна бина тозу эшләре бара. Эшне ООО «Ак таш» оешмасы башкара.
Җәмгыятьтә үзизоляция шартларында күпбалалы һәм мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итүнең мөһимлеге артты. Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты Галиев Марат Ибрагим улы Эзмэ авыл җирлегенен күпбалалы һәм мохтаҗ гаиләләргә азык-төлек пакетлары белән булышлык күрсәтте. Аңа зур рәхмәт белдерәбез.
Саба районынын Эзмэ авыл җирлегендә торак пунктларнын территориясен санитар чистарту буенча эшлэр дэвам итэ.
Саба районынын Эзмэ авыл җирлегендә яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә квалификацияле белгечләр тарту максатыннан Республикакүләм “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында йортлар төзелеп тора. Чираттагы йорт Илэбэр авылында авыл хуҗалыгы белгеченә дип төзелә башлады.
Кошлар безнең канатлы дусларыбыз. Яз җитү белән кошларыбызга багышлап матур җырлар, рәсемнәр иҗат итәбез. Шул уңайдан Эзмә авыл җирлегенең Пүкәл авылы китапханәсе, клуб белән берлектә, «Хуш киләсез, кошкайлар» дигән рәсем конкурсы үткәрде. Балалар кошларны бик яраталар һәм конкурста бик теләп катнаштылар. Шулай ук китап күргәзмәсе оештырылды.
2020 елның «18» мартында Эзмэ авыл җирлегендә җирлек активы белән киңәшмә узды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Кадыйров Б.И. һәм контроль-инспекция бүлеге консультанты Хәлилов А.И. тарафыннан, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Эзмә авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау һәм алкогольле продукция сату өлкәсендәге мәсьәләләр буенча гражданнарны күчмә кабул итү оештырылды, шулай ук авыл җирлеге белгечләре өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча ике семинар үткәрелде.
Татарстан Республикасы Саба районы прокуроры З.М. Абитов, билгеләнгән график нигезендә, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Эзмә авыл җирлегендә гражданнарны күчмә кабул итте.
Эзмә авыл җирлегенең Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре «Ак калфак» клуб берләшмәсе әгъзалары белән чираттагы очрашуга җыелдылар. Алар ТАССР төзелүгә 100 ел уңаеннан «Әдәби әсәрләрдә республикам тарихы» дигән исем астында әдәби сәгать уздырдылар. Төрле елларда республикабызның тарихын, сәнәгать үсешен тасвирлап язылган китаплар аша үткәнебезне барладык. Чарада катнашучылар әлеге әсәрләр нигезендә төзелгән викторина сорауларына төгәл җаваплар бирделәр. Аннары чара чәй табыны артында дәвам итте.