ЯҢАЛЫКЛАР


6
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2020 елда без зурлап Саба районы оешуның 90 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Бу  уңайдан, Иләбәр авыл китапханәчесе,  Эзмә «Саф чишмә» балалар бакчасына йөрүче балалар,тәрбиячеләр белән берлектә,  «Талантларга бай син авылым» дигән исем астында поэзия сәгате уздырдылар. Балаларга үзебезнең җирлектән чыккан шагыйрьләрнең  балалар өчен язылган  шигырьләре кычкырып укылды,табышмакларга җавап табу буенча тапкырлык сәгате үтте,китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

«05» февраль  Эзмә авыл җирлегенең Олуяз мэдэният йортында Ахметов Р.Г.  крестьян-фермер хуҗалыгының отчет җыелышы булып узды. Директор һәм баш белгечләр 2019 елда үз эшләренә тирән анализ ясадылар, җитешсезлекләрне билгеләделәр, аларны төзәтү һәм камилләштерү юлларын күрсәттеләр, 2020 елга планнар билгеләделәр. Җыелышта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Саба муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гафур Шәйхулла улы Хасаншин катнашты һәм аларның 2019 елдагы эшчәнлеген хуплады. Җыелыштан соң район мәдәният йорты хезмәткәрләре концерт программасы белән чыгыш ясады.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

4
февраль, 2020 ел
сишәмбе

«03» февраль  көнне Эзмә авыл җирлегендә халык җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Минниханов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма-предприятия җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

1
февраль, 2020 ел
шимбә

«30» гыйнвар көнне Эзмә авыл җирлегенең  Пүкәл авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә, «Без терроризмга каршы!» дигән лекция үткәрелде. Лекция барышында «терроризм», «теракт» кебек сүзләрнең төшенчәләре һәм терроризм актлары кылу теләге тудыручы сәбәпләр ачылды. Шулай ук теракт янауы килеп чыккан очракта һәм заложниклар итеп алынган очракта үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләнелде, экстремаль хәлләрдә үз-үзеңне тотуга аерым игътибар бирелде. Шулай ук китап күргәзмәсе оештырылды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

«30» гыйнвар көнне Эзмә авыл җирлегенең Эзмә мәдәният йортында 2019 елгы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча "Игенче" хуҗалыгының отчет җыелышы булды. Анда Саба муниципаль районы Башлыгы                 Р. Н.Минниханов катнашты. "Игенче" хуҗалыгы 2019 елда яхшы нәтиҗәләргә иреште. Җыелыштан соң, барлык эшчеләр хөрмәтенә, Айгөл Бариева төркеме катнашында концерт программасы оештырылды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

23
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Эзмә авыл җирлегенең Пүкәл авыл клубында авылыбызның өлкән яшьтәге активистлары өчен «Сезнең күңел  беркайчан да картаймасын» дигән ял кичәсе үткәрелде. 

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

16
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Иләбәр авылында яшәүче Даутова Кафия Хөснетдин кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярга Саба муниципаль районы Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе М.Р. Кәримов Россия Президенты котлавын тапшырды. Шулай ук аны Саба районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе М.М.Хузин hәм Эзмә авыл җирлеге җитәкчесе А.Р.Шәйхетдинов котлап бүләкләде.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

Ялны оештыру һәм җәмәгать активлыгын арттыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм иң көчле чаңгычыларны ачыклау максатыннан, «12» гыйнвар көнне Эзмә авыл җирлегенең Иләбәр авылы чаңгы трассасында чаңгы ярышлары үткәрелде. Ярышларда барлык теләүчеләр - өлкәннәр һәм балалар катнашты. Узыш тәмамланганнан соң Эзмә мәдәният йортында чаңгы ярышында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү булды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

13
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

«11» һәм «12» гыйнвар көннәрендә, Эзмә авыл җирлегенең Пүкәл авыл клубында һәм Эзмә авыл мәдәният йортында, китапханә белән берлектә,  Иске Яңа елга багышланган «Яңа Елда уңышлар!" дип аталган бәйрәм концерты узды. Лотерея билетлары уйнату концерт номерлары һәм күңелле конкурслар белән үрелеп барды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

9
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Эзмә авыл җирлегенең Өтернәс авыл клубында Яңа ел каникулларында балалар өчен лотерея үткәрелде. Балалар бу чарадан бик канәгать калдылар. Барысы да призлар һәм татлы бүләкләр алды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International