Эзмә авыл җирлеге яшьләре актив рәвештә физик культура белән шөгыльләнә, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районында уздырыла торган барлык спорт чараларында катнашалар.
«22» июль көнне Саба муниципаль районы буенча Гостехнадзор инспекторы Р.Р. Харисов тарафыннан Эзмә авыл җирлегендәге шәхси тракторларга, үзйөрешле машиналарга, арбаларга техник карау уздырылды.
Эзмэ авыл жирлегенен Иләбәр авыл китапханәсе Өтернәс авыл клубы белән берлектә “Ямьле Саба” проекты кысаларында “Диңгезләрнең башы чишмәдә” дигән исем астында Өтернәс авылында урнашкан чишмәләргә экологик поход оештырдылар. Поход вакытында балалар Хәйретдинова Фирдәвес һәм Мөхетдинова Гаҗилә апалар ярдәмендә “Гайфетдин” һәм “Әскар” чишмәләренең тарихы турында мәгълүмат тупладылар.Чишмә тирәсендә үсеп утыручы файдалы үләннәр белән таныштылар, викторина сорауларына тулы җаваплар бирделәр.
Эзмэ авыл жирлегенен Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре “Ак калфак” клуб берләшмәсе членнары белән табигатькә сәяхәткә бардылар. Чараның беренче өлеше “Сихәт табам синдә табигать” дигән исем астында дару үләннәренә багышланып узды, чишмә буенда үскән шифалы үләннәрне җыеп самавыр чәе кайнаттык. Икенче өлеше “Су буенда кичке уен” дигән исем астында төрле уеннар,җырлар белән үрелеп барды. Өлкәннәребез хатирәләр, истәлекләр яңартып күңелле ял иттеләр.
Эзмә авыл җирлегендә үзара салым акчаларына юл ремонтлау эшләре бара. Эшне «Сабинская ПМК «Мелиорация» ҖЧҖ башкара.
Елга буена барып балык тотарга яратсак та, алар турында һәрберебез тирәнтен белеп бетерми. Эзмэ авыл жирлегенен Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре «13» июль көнне «Мир животных» энциклопедиясенә нигезләнеп елга буенда «Балыклар дөньясына сәяхәт» дигән исем астында экологик сәгать уздырдылар. Балалар безнең сулыкларда, диңгездә яшәүче балыклар турында бай мәгълүмат тупладылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. Соңыннан балык тотып,тәмле балык ашыннан авыз иттеләр.
«09» июль көнне Эзмэ авыл жирлегенен Эзмә авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, «Ямьле Саба» проекты кысаларында һәм ТАССР ның 100 еллыгы уңаеннан, балалар өчен Эзмә авылы буйлап туристик маршрут оештырдылар. Балалар сәяхәте Эзмә авылы мәчетенә барудан башланды. Авыл аксакалы Илнур Газизов балаларга мәчет тарихы һәм мөселман тормышында намазның нинди мөһим роль уйнавы турында сөйләде. Шулай ук мөселман дине китаплары, Бөек Ватан сугышына багышланган альбомнар белэн таныштырды. Аннары маршрут шэхси эшмэкэр Мавлетов Айдарнын «Камелия мебель» цехы эше белән танышуны үз эченә алды. Айдар Мавлетов балаларга үз цехының эше турында сөйләде, әзер эшләнмәләренең үрнәкләрен күрсәтте. Килэсе тукталыш - Нурия Низамиева белэн очрашу булды. Нурия апа балаларга үзенең иҗаты турында сөйләде, үзе язган шигырьләрен укыды. Сәяхәтне тәмамлап, балалар мәдәният йортына жыелды, анда алар барысы да татлы карбыз белән сыйланды. Танып-белү экскурсиясе үтте, балалар походта бик теләп катнаштылар һәм шат кунел белэн өйләренә таралдылар.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Бу уңайдан Эзмэ авыл жирлегенен Иләбәр авыл китапханәсе тарафыннан «Гаилә темасы шигырьләрдә» дигән исем астында тематик сәгать узды. Укучыларга әлеге исем астында китап күргәзмәсе тәкъдим ителеп күзәтү ясалды. Гаилә темасына багышланган шигырьләр, мәкаль, әйтемнәр белән танышканнан соң укучылар әлеге бәйрәмгә карата фикерләрен рәсемнәре аша җиткерделәр.
Саба районы оешуга 90 ел тулу уңаеннан оештырылган «Ямьле Саба» проектына кушылып Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре балалар белән берлектә «Туган җирдә тамыр җәйгән нәсел» дигән исем астында авыл буйлап сәяхәт оештырдылар. Чара Иләбәр авылының үсешенә зур өлеш керткән чын җир кешеләре, Зариповлар нәселенә багышланды. 7 нче буын вәкиле, гомерен терлекчелеккә багышлаган, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены иясе Гөлфия апа белән очраштык. Ул балаларга үзенең нәселе, хезмәттәге зур уңышларының сере белән уртаклашты.
Саба муниципаль районынын Эзмә авыл җирлегендә урнашкан Илэбэр авылы «Умырзая» балалар бакчасына 50 бала сыйдырышлы яна бина тозу эшләре бара. Эшне ООО «Ак таш» оешмасы башкара.