ЯҢАЛЫКЛАР


10
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

Илебездә Һәр елны декабрь аенда инвалидлар ункөнлеге билгеләп үтелә. Бу уңайдан Эзмэ авыл жирлегенен Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре  сәламәтлеге чикле балалар һәм аларның әти-әниләре белән берлектә очрашу кичәсе уздырдылар. “Без җиңмәслек  үрләр юк” дип исемләнгән спорт ярышы узды. ”Канатсыз очып кара “ дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Чәй табына артында дәвам иткән чара уеннар,конкурслар  белән аралашып барды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

6
декабрь, 2019 ел
җомга

Декабрь башы ел саен Инвалидлар декадасы буларак билгеләп үтелә. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен гади аралашу бик мөһим. Аларның кайгыртучанлык һәм игътибар үзәгендә булуы мөһим.  5 декабрь көнне, Инвалидлар Декадасы кысаларында Эзмә авыл җирлегенен Эзмэ мәдәният йорты хезмәткәрләре хәйрия акциясе уздырдылар - Йосыповлар, Юсупҗанова Илзирә, Шайдуллина Фәридә һәм Фаттахов Илмирның өйләренә барып, күчтәнәчләр һәм бүләкләр тапшырдылар.  Мәдәният йорты үткәргән мондый чаралар мөмкинлекләре чикле кешеләрдә һәрвакыт зур кызыксыну уята.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

5
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

3 декабрь - Халыкара инвалидлар көне - ул көчле рухлы, максатка омтылучан, язмыш сынауларына бирешмичә, тормышта үз урынын тапкан һәм аны чын күңелдән ярата торган кешеләр. Сәламәтлеге чикләнгән булуга карамастан, күбебез көчлерәк, чыдамлырак булырга, ә иң мөһиме - тормышны яратырга өйрәнә ала. Алар һәр мизгелнең кадерен беләләр, көн саен аны шатланып каршы алалар. Күпләр ихтыяр көче, түземлек, сабырлык аша кыенлыкларны җиңеп чыктылар. 3 декабрь  көнне, Эзмә авыл җирлегенең Пүкәл авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә, "Ак калфак" түгәрәгенә йөрүчеләр  өчен "Изге йөрәк көне" дип исемләнгән әңгәмә оештырылды. Шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән авылдашыбыз Тәнзилә апа Мансурованың өендә булдык. Аның белән  әңгәмә кордык,күчтәнәчләр тапшырдык.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

3
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

1 декабрь - Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы игълан иткән Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне. Бу көн ВИЧ – инфекциясе таралуын һәм ВИЧ – инфекция эпидемиясенең афәтле нәтиҗәләрен киметү өчен, авыру турында халыкның хәбәрдар булырга тиешлеген  искәртү көне булып тора. Бу дата ел саен бөтен дөнья җәмәгатьчелеген әлеге авыру турында истән чыгармаска гына түгел, ә бу чирне йөртүче кешеләрне дә түземле булырга чакыра. Һәм, иң мөһиме, планетада яшәүче һәр кеше профилактиканың сәламәтлек өчен көрәштә бик мөһим булуын аңларга тиеш.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

2
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Ноябрь ахырында безнең дөньядагы иң кадерле, иң газиз кешеләребезгә багышланган бәйрәм - Аналар көне билгеләп үтелә. Салкын кышларга кереп барган мизгелләрдә, безне дөньяга тудырган, тәрбияләп үстергән кешеләребез җылы сүзләргә, матур гамәлләргә лаек. Бәйрәм уңаеннан, Эзмә авыл җирлегенең Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре, “Алтын көзгә кердек җитәкләшеп” дигән исем астында тематик кичә уздырдылар. Барлык әниләрне бәйрәм белән котлап матур җырлар яңгырады. Кичәнең икенче өлеше, 50 ел бергә гомер кичергән, китапханәнең даими укучылары, Саматовлар гаиләсенә багышланды. Аларны котлап якыннары,җитәкчеләр, авыл халкы чыгыш ясады. Чара матур җырлар,шигырьләр белән үрелеп барды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

28
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

"Әниләр көне" - елда иң дулкынландыргыч бәйрәм. Бу көнне әниләрне котлау, ана хезмәтенә тиешле бәя бирү, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшыру кабул ителде. Әниләр көне уңаеннан оештырылган концертны авылдашлар һәрвакыт бик җылы кабул итә, чөнки мондый чарада, нигездә, балалар чыгыш ясый бит. Эзмә авыл җирлегенең «25» ноябрь көнне Эзмә авыл клубында да Эзмә урта мәктәбе коллективының "Күңел җылыбыз газиз эниләребезгә"дип исемләнгән концерты булып узды. Яраткан әниләргә багышланган концерт номерлары барысына да ошады. Кечкенә "артистларның" һәр чыгышы алкышларга күмелде.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

25
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Җир йөзендә әнидән дә кадерле, әнидән дә рәхимле, мәрхәмәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Ә әниләр өчен иң зур бүләк күңел җылыңны биреп,  үз кулларын белән ясаган әйбердер мөгаен. Шуны истә тотып, «24» ноябрь көнне, Эзмә авыл җирлегенең Пүкәл авыл клубында, "Бәхетле балачак" клуб берләшмәсенә йөрүче балалар белән бәйрәм открыткалары ясадык.  Открыткалар балаларның әниләренә булган бөтен мәхәббәтләрен һәм хөрмәтләрен чагылдыргангадыр,  берсеннән берсе матур һәм күркәм булдылар.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

21
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Эзмэ авыл җирлеге Казан шәһәрендә узган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашты.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

16
ноябрь, 2019 ел
шимбә

«15» ноябрь көнне Эзмә мәдәният йортында «Хорлар көрәше» –  МБОУ «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Сәләтле балалар өчен аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче урта гомуми белем бирү интернат-мәктәбе» һәм МБУДО «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының балалар иҗаты үзәге» коллективларының отчет-иҗат концерты булып узды. Күңелле җырлар, дәртле биюләр тамашачыга бик тэ ошады. Барлык чыгышлар да тамашачыларның көчле алкышларына күмелде.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

14
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Эзмэ авыл җирлегенең Олыяз авылында чишмә төзекләндерелде.  Эшне  "Акваспецстрой" ҖЧҖ оешмасы башкарды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International