Сәламәт тәндә - сәламәт акыл. Яшь барган саен сәламәтлеккә аеруча игътибар итәргә кирәк. Иләбәр авыл клубы һәм китапханә хезмәткәрләре, өлкәннәр белән берлектә ,сәламәтлек сәгате уздырдылар. «Дару кабарга ашыкма» дигән исем астында китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Эзмә авылы фельдшеры Шәйхетдинова Гөлназ «Сәламәт яшәү серләре» дигән темага доклад укыды. Соңыннан яңа кайткан спорт инвентарьлары белән фитнес сәгате үтте.
«6» ноябрь - Татарстан Республикасы Конституциясе көне. Бу уңайдан, Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре «Табигатең бай республикам» дигән исем астында экологик лото уздырдылар. Укучылар ,ике командага бүленеп, кубик ярдәмендә 6 станция арасында хәрәкәт иттеләр. Табигать темасына багышланган сорауларга,табышмакларга җавап эзләделәр, кроссворд, ребуслар чиштеләр,мәкаль, әкиятләрне тануда көч сынаштылар. Һәр дөрес җавап өчен командаларга жетоннар бирелде,нәтиҗәдә дуслык җиңде.
«4» ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне. Бу бәйрәм 2005 елдан билгеләп үтелсә дә, аның тарихы ерак 17 гасырга барып тоташа. Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре бу уңайдан «Без көчле бердәм халык» дип исемләнгән тарих сәгате уздырдылар. Китапханәче китап күргәзмәсенә нигезләнеп укучыларга бәйрәмнең асылы,килеп чыгу тарихы турында бай мәгълүмат җиткерде. «Дуслык-бердәмлек нигезе» дигән уен викторинада катнашып укучылар сорауларга җавап бирделәр. Бердәмлек темасына стена газетасы чыгарылды,рәсем конкурсы уздырылды.
«28» октябрь көнне, «КАМАЗ» мәдәният сараенда, «Кама башы» милли мәдәниятнең төбәк фестиваль - конкурсы узды. Пүкәл авыл клубы үзешчәне Роза Мусабаева бу конкурста уңышлы чыгыш ясады һәм "Вокал - соло" номинациясендә 1 дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде.
Китап – кеше тормышында зур әһәмияткә ия. Югары технологияләр, компьютер заманында кеше барыбер китапсыз яши алмый. Укучыда китапка кызыксыну уяту өчен аны төрле чаралар аша тәкъдим итә белергә кирәк. Иләбәр авыл китапханәчесе, Өтернәс авыл клубында яңа кайткан һәм укучылар тарафыннан яратылып укый торган китапларны тәкъдим итү максатыннан, «Китап - күңел көзгесе» дигән исем астында танып-белү сәгате уздырды. Күргәзмәгә куелган китапларга күзәтү ясалды, иң кызыклы җиреннән өзекләр укылды.
Илэбэр авылында яшәуче Хөсәенова Роза Габделкаюм кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярга Саба муниципаль районы башкарма комитеты аппараты житэкчесе М.Р.Каримов Президент котлавын тапшырды. Шулай ук Эзмә авыл җирлеге җитәкчесе А.Р.Шәйхетдинов юбилярны котлап, бүләкләде.
19 октябрь көнне 13.00 сәгатьтә бөтен дөнья буенча «Татарча диктант-2019»белем бирү акциясе узды. Бөтендөнья акциясенә Эзмә авыл җирлегендә дә кушылдылар. Әлеге чарада Эзмә урта мәктәбе укучылары, ата-аналар, бюджет оешмалары җитәкчеләре катнашты.
Саба муниципаль районының Эзмә авыл җирлегендә Эзмә, Иләбәр һәм Олыяз авылларының урам юллары ремонтланды. Эшне "Рамазан" ҖЧҖ һәм "Сабинское МПП ЖКХ" АҖ башкарды.
Саба районынын Эзмә авыл җирлегендә яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә квалификацияле белгечләр тарту максатыннан “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында йортлар төзелеп тора. Чираттагы йорт Иләбәр авылында авыл хуҗалыгы белгече өчен төзелә башлады.
Пукәл авыл клубы хезмәткәрләре ,«Ак калфак» ял клубына йоруче апаларыбыз белән, «Яшьлек» яшьләр спорт үзәге оештырган «Ягез әле, әбиләр!» күңелле стартлар уенында катнаштылар.