Эзмэ авыл җирлегендә үзара салым акчаларына Илэбэр авылында Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә һәйкәл тозелде. Эшне ООО "Сабинская ПМК «Мелиорация" оешмасы башкарды
Ел саен 3 нче сентябрь көнне Россиядә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Пүкәл авыл клубында, китапханэ белән берлектә «Ак калфак» хатын кызлар клубына йоручелэр белэн «Как не стать жертвой теракта» дигән әңгәмә үткәрелде. Чараның максаты - терроризм, гадәттән тыш хәлләр вакытында куркынычсызлык нигезләре турындагы белемнәрне камилләштерү иде. Чара барышында терроризм белән көрәшү генә түгел, ә аның барлыкка килүен кисәтү дә кирәк, дип билгеләп үтелде. Толерантлык, бер-береңне хөрмәт итү генә терроризмның социаль базасы үсүне кисәтү мөмкинлеге бирәчәк, җинаятьчеләрне җәмгыятьтә ярдәмгә өметсез калдырачак. Соныннан китапханә ягында, бу темага карата куелган, күргәзмәгә күзәтү ясалды.
РФ Президенты В.В Путинның 2018 елның 7 нче май Указы нигезендэ “2024 елга кадәр Россия Федерациясе үсешендә стратегик мәсьәләләр һәм милли максатлар турында” дигән стратегик үсеш программасы кабул ителде. Программа 12 үсеш юнэлешен үз эченэ ала. Бу проектка Татарстан Республикасы да актив кушылды.
Эзмэ авыл җирлегендә “Мәгариф” юнәлеше буенча Эзмэ урта гомумбелем бирү мәктәбендә информатика, технология, ОБЖ, шахмат кабинетлары ремонтланып яңача җиһазландырылды.
1нче сентябрь көнне Мәктәпләрдә hәр бала көтеп алган яңа уку елы башланды. Куңелләрдә сөенеч, йөзләрдә шатлыклы елмаю балкый. Яңа уку елы hәркемгә шатлык-сөенечләр,бары тик яхшы билгеләр, уңышлар гына алып килсен.
«30» август конне, Республика коне унаеннан, Эзмэ мэдэният йорты хезмэткэрлэре хэм Пүкәл авыл клубында, китапханә белән берлектә балалар белэн асфальтка акбур белэн рэсем ясау конкурсы уткэрде. Балаларга Татарстаннын дэулэт бэйрэме турында, анын тарихы турында сойлэнде. Соныннан балаларга истэлекле булэклэр тапшырылды.
«28» август конне Эзмэ мэдэният йорты каршында Олыяз, Мишэбаш, Кызыл Мишэ, Югары Симет, Иске Мичэн, Тимершык, Мингэр мэдэният йорты хезмэткэрлэре катнашында "Авылымнын айлы кичлэре" дип исемлэнгэн урам концерты уткэрелде.
Саба районынын Эзмэ авыл җирлегендә яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә квалификацияле белгечләр тарту максатыннан Республикакүләм “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында йортлар төзелеп тора. Чираттагы йорт Илэбэр авылында авыл хуҗалыгы белгеченә дип төзелә башлады.
РФ Президенты В.В Путинның 2018 елның 7 нче май Указы нигезендэ “2024 елга кадәр Россия Федерациясе үсешендә стратегик мәсьәләләр һәм милли максатлар турында” дигән стратегик үсеш программасы кабул ителде. Программа 12 үсеш юнэлешен үз эченэ ала. Бу проектка Татарстан Республикасы да актив кушылды.
Эзмэ авыл җирлегендә “Мәгариф” юнәлеше буенча Эзмэ урта гомумбелем бирү мәктәбендә информатика, технология, ОБЖ, шахмат кабинетлары ремонтланып яңача җиһазландырылачак. Димәк, стратегик план буенча Саба районында да төп юнәлешләр буенча төпле эш алып барыла.
«16» август көнне Эзмэ авыл җирлегендә "Бердәм Россия" фиркасының мобиль кабул итү пункты булып китте
«14» август көнне Пүкәл авыл клубы һәм китапханәсе хезмәткәрләре авылдашлар өчен Изге Болгар шәһәренә сәяхәт оештырдылар. Бу сәяхәт инде икенче тапкыр оештырылуга карамастан, изге җиребезнең тагында матурлануына, төзекләнүенә сокланып, таң калып йөрдек. Барлыгы 34 кеше музейларда экскурсовод сөйләгәннәрне игътибар белән тыңлап, тарихыбызны барладык. Алга таба да экскурсияләр оештырырга планлаштырып таралыштык.