ТАССР төзелүгә 100 ел тулуга әзерлек уңаеннан мәдәни чаралар уздырыла.Иләбәр авыл китапханәсе,клуб хезмәткәрләре бу уңайдан”Тарих эзләре буйлап” дигән исем астында җирлектә урнашкан тарихи урыннар буйлап велосәяхәткә чыктылар.Әби патша юлында урнашкан тарихи күпер белән таныштылар,”Мулла елгасы”,урыны гына калган элекеге Шмит авылы турында бай мәгълумат тупладылар.Сәяхәт табигать кочагында Н.Нәҗминең “ Туган тел” шигырен укып флэшмоб белән тәмамланды.
Велосипед - иң экономияле генә түгел, дөньяда иң күңелле һәм позитив транспорт! Без барыбыз да җәйне түземсезлек белән көтәбез,чөнки җәй көне күп кенә вакытны велосипед белән йөреп үткәреп була. 3 июль көнне Пүкәл авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре малайлар һәм кызлар өчен велоузыш оештырдылар. "Сәламәт һәм көчле бул»дигән темага әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә ахырында балалар файдалы гадәтләрне үстерергә, сәламәтлекне сакларга кирәклеген аңладылар. Моның өчен кечкенәдән актив яшәү рәвеше алып барырга, чыныгу, спорт белән шөгыльләнергә, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә кирәк дигән нәтиҗә чыгардылар.
8 нче июль көнне Эзмә мәдәният йорты каршында балалар өчен Аттракцион эшләде.Балалар уен мәйданчыгында рәхәтләнеп куңел ачтылар, попкорн - баллы вата белэн сыйландылар.
26 июнь көнне Пүкәл авыл китапханәсе һәм клубы хезмәткәрләре "Витамины круглый год" дигән түгәрәк өстәл уздырдылар.Чарада катнашучы балаларга яшелчәләрдә,жиләк жимешләрдә булган витаминнар турында сөйләнелде.
Пүкәл авыл клубында китапханә белән берлектә ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан «Кояшлы ил безнең ил» дигән рәсем конкурсы узды. Китапханә ягында балалар авыл,чишмәләр тарихы турында мәгьлүмәт алдылар.
26 июнь көнне Эзмә урта гомуми белем бирү мәктәбе чыгарылыш сыйныф укучылары өчен мәктәп тәмамлану һәм яңа олы тормыш чоры башлану бәйрәме узды. Һәм әлегебәйрәмнең тантаналы мизгеле – 2019 елда чыгарылыш сыйныф укучыларына аттестатлар тапшыру булды.
11 нче сыйныф чыгарылыш сыйныф укучыларын мәктәп директоры Шәймәрданов Айнур Нургали улы тәбрикләде һәм тантаналы рәвештә аттестатлар тапшырды. Чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналарыннан, беренче укытучыларыннан һәм сыйныф җитәкчесеннән котлаулар һәм изге теләкләр яңгырады. Аннан соң чыгарылыш сыйныф укучылары җавап сүзен "тотты". Алар үзләренең укытучыларына һәм ата-аналарына рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр.
15 июнь көнне Пүкәл авыл клубы һәм китапханәсе хезмәткәрләре балалар белән табигать кочагына поход оештырдылар. Балалар суның файдасы турында һәм аны сакчыл кулланырга кирәклеге турында белемнәрен ныгыттылар. Чишмәләрне чиста тотарга, аларны пычратмаска кирәклеген аңладылар. Соңыннан балалар белән күңелле һәм хәрәкәтле уеннар уйналды.
Олыяз авылында Олыяз мэдэният йорты, Эзмэ урта мэктэбе hәм"Чэчкэ" балалар бакчасы белэн берлектэ балалар өчен «Мәйдан» дип исемләнгән Сабантуй үткәрде. Балалар төрле уеннарда: капчык киеп йөгерү, тауга каршы йөгерү, аркан тартышу hәм башка төрле уеннарда бик теләп катнашты. Бәйрәмгә килгән барлык балалар да бүләкләр белән кайтып китте.
12 нче июнь-Россия көне. Без бай тарихлы бөек илдә яшибез. Россия көнен дәүләтебезнең һәр җирендә билгеләп үтәләр. Шулай итеп, үз традицияләре, тарихы, халкы, җиңүләре булган бөек илебезне данлыйбыз
Россия көне уңаеннан Иләбәр авыл китапханәсендә клуб белән берлектә тарих сәгате үтте. Укучыларның хозурына Россия тарихы,аның күренекле шәхесләренә багышланган китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.Республика символлары,җитәкчеләре,россиянең җиде могҗизасы булган тарихи урыннар,күлләр,таулар белән чарада катнашучылар виртуаль сәяхәт вакытында электрон презентация аша таныштылар.
12 нче июнь көнне Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре Россия көне уңаеннан балалар белән "Дөнья балалар күзе белән" дип исемләнгән асфальтка акбур белән рәсем ясау конкурсы үткәрде.
Мондый конкурслар балаларның ижади сәләтләрен, фантазияләрен үстерүгә, үз-үзенә ышаныч хисен булдыруга, аралашу культурасын үстерүгә ярдәм итә.