ЯҢАЛЫКЛАР


23
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Илэбэр авылында яшәуче Хадиева Минбикә Гаптрахип кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Минбикә апа тыл ветераны. Юбилярга Саба муниципаль районы башкарма комитеты аппараты житэкчесе М.Р.Каримов Президент котлавын тапшырды. Шулай ук дәүләт социаль ярдәм күрсәтү оешмасы җитәкчесе Р.Р.Равилин hәм Эзмә авыл җирлеге җитәкчесе А.Р.Шәйхетдинов котлап, бүләкләде.

 

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

20
май, 2019 ел
дүшәмбе

18 май көнне район мәдәният йортында " Ел гаиләсе 2019» конкурсынын йомгаклау этабы булып узды. Олыяз авылыннан Гатауллиннар гаилэсе катнашып, «Ин тату гаилэ» исеменэ лаек булды. Шулай ук әлеге чарада Республикакуләм «Минем шәҗәрәм» конкурсының муниципаль этабында 2нче урынны яулаган, 5нче сыйныф укучысы Шәйхетдинова Азалия бүләкләнде.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

16
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

15 нче май көнне Пүкәл авыл клубы һәм китапханә хезмәткәрләре яшь гаиләләр белән "Гаилә формуласы яки 100 бәхет рецепты" дип исемләнгән очрашу кичәсе оештырдылар. Башта һәр гаилә үзенең "Гаилә бәхете рецепты" белән уртаклашты. Ә аннары гаиләнең һәр компоненты– «каз бәбкәсе» уенында, кайгыртучанлык күрсәттеләр – «Минем гаиләм» картинасын булдыруда эшләделәр, аны бармаклары белән ясадылар һәм гаилә бердәмлеген күрсәттеләр.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

13
май, 2019 ел
дүшәмбе

Пүкәл авыл клубы мөдире, китапханәче hәм укучы балалар  "Георгиевская ленточка" акциясенә кушылып сугыш ветераннары чардуганнарына җиңү билгесе “Георгий ленталары” бәйләде, бэйрэмгэ стенгазета чыгарды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

9
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

   Эзмә авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган чаралар дәвам итә. 9 Май-барлык россиялеләр өчен изге бәйрәм. Бу көнне безнең һәркайсыбыз Ватанны саклауга, фронтта һәм тылда җиңү өчен көрәшкән миллионлаган совет гражданнарының тиңдәшсез батырлыгын аерым хөрмәт, рәхмәт хисләре белән искә ала.

 8 май көнне Эзмә авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантаналы митинг булып узды.

  Митингны рәхмәт сузләре белән  Эзмә авыл җирлеге җитәкчесе Шәйхетдинов А.Р. башлап җибэрде. Ветераннарга шулай ук районнан килгэн ООО “Сабагро” җитэкчесе  Нигмәтзянов Ф.А., ветераннар советы җитәкчесе Багаутдинов Б.Б. котлап, рәхмәт сузләре җиткерде.

   Митингта шулай ук тыл ветераннары, Эзмә авыл җирлегенең барлык учреждениеләре хезмәткәрләре, Эзмә авылының «Саф чишмә» балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре һәм хезмәткәрләре, Эзмә урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары, Эзмә авыл җирлеге халкы һәм кунаклары катнашты.

 

 

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

7
май, 2019 ел
сишәмбе

Олыяз мәдәният йорты "Чәчкә" балалар бакчасы белән берлектә,  “Георгий лентасы” акциясе кысаларында сугыш ветераннары чардуганнарына җиңү билгесе “Георгий ленталары” бәйләде.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

6
май, 2019 ел
дүшәмбе

Олыяз мәдәниият йорты Эзмә урта мәктәбе белән берлектә, "Тыл ветеранына открытка" котлау акциясенә кушылып, авылыбыз тыл ветераннарын, өлкәннәрне якынлашып килуче Җиңү көне белән котлады hәм бәйрәмгә чакыру кәгазе тапшырды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

4 нче май көнне Пүкәл авыл клубында "Аллаһияр һәм Хөснулла Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы "Ягымлы яз" дип исемләнгән иҗат-отчет концерты белән чыгыш ясады.

 

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

4
май, 2019 ел
шимбә

1 нче май көнне Пүкәл авыл клубында китапханә белән берлектә "Очкыннан Ялкын яна" дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде, балаларны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштырдылар.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

2
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

29 нчы апрельдә Эзмә мәдәният йортында мәктәп укучыларының "Кояшлы балачак  илендә" исемле концерты куелды. Концерт программасы матур җыр - биюләр, нэфис сүз, эчтәлекле инсценировкалар белән үрелеп барды. Тамашачыларга укучылар концерты бик ошады, hәрбер чыгышны алар зур алкышлар белән озатты.
  

 

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International