ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

Пүкәл авыл клубында китапханә белән берлектә, «Ак калфак» ял клубына йөрүчеләр белән «Здоровым будешь все добудешь» дигән сәламәтлек сәгате узды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

11
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

6-7 нче апрель көннәрендә Самара шәхәрендә “МИРАС” I нче Халакара балалар- яшүсмерләр hәм өлкәннәр фестивале-конкурсы узды. Әлеге конкурста Татарстан, Башкортстан, Чуашстан, Самара, Ульян, Ырынбур өлкәләреннән , Краснодар,Төркмәнстан hәм Кытайдан килүчеләр катнашты.

 “Наз” халык уен кораллары ансамбле (җитәкчесе Харрасов Р.С.)- II дәрәҗә Лауреаты, Олыяздан Әхмәтов Гөмәр hәм Габизов Илсаф (соло курай)- II дәрәҗә Лауреаты, Габизов Илсаф (соло баян)- III дәрәҗә Лауреаты булды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

4
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2 апрель көнне Явлаштау мәдәният йортында " Ел гаиләсе - 2019 «район смотр-конкурсының зона этабы булып узды. Олыяз авылыннан “Олы тату гаилә”номинациясендә Гатаулиннар гаилэсе hәм Иләбәр авылыннан  “Яшь гаилә”номинациясендэ Муртазиннар гаиләсе уңышлы чыгыш ясады.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

28
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Нәүрүз-ул игелеклелек һәм үзара хөрмәт, мәрхәмәтлек һәм юмартлык символы.Нәүрүз бәйрәме никадәр күңелле булса, табигать кешеләргә шулкадәр юмарт булачак. Шуңа күрә бу көнне кешеләр рәхәтләнеп күңел ачканнар, яз килүгә шатланганнар, сыйлар әзерләп, кунакка йөрешккәннәр.

Бу бәйрәм Эзмә авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен дә матур традициягә әверелде. 22-24 март көннәрендә авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре көче белән «Нәүрүз мөбәрәкбад»театральләштерелгән программалары үткәрелде. Төп персонажлар көн-төн, Кояш, Нәүрүзбикә-Яз һәм Кыш Бабай булды. Яз бәйрәме милли җырлар, биюләр, спорт ярышлары һәм күңелле уеннар белән дәвам итте.Чара ахырында барлык катнашучылар тәмле пылау, коймак һәм чәй белән сыйландылар.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

21
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

17 нче март көнне Эзмә авыл җирлегендә Кышкы спартакиада уеннары үткәрелде. Спорт бәйрәмен Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Минниханов ачып жибәрде. Шулай ук Саба районы башкарма комитеты җитәкчесе Ишниязов М.Р хәм Эзмә авыл җирлеге башлыгы Шайхетдинов А.Р. ачу тантанасында катнашты. Спонсорлар Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Минниханов, Эзмә авыл җирлеге, ҖЧҖ «Игенче», КФХ Ахметов Р.Г., ҖЧҖ «Сабинская ПМК Мелиорация», ҖЧҖ «Сабагро», ҖЧҖ «Сабылен», ИП Мавлетов А.Х., ИП Зарипов А.М., ИП Ахметов В.Г., ИП Габдрахманова Ч.И.
Ярышлар программасына волейбол ярышы, итекле футбол, канат тартышу, чангы ярышы, тау чангысы ярышы кергэн иде. 300 якын спортчы уеннарда катнашты. Эзмэ авыл жирлегенен бюджет хезмэткэрлэре балалар хэм олкэнрэклэр белэн торле кызыклы уеннар, конкурслар оештырдылар. Барлык килгэн катнашучыларны хэм кунакларны кайнар плов, коймак, чэй тэм-томнары белэн ООО «Игенче», КФХ Ахметов Р.Г., ООО «Сабинская ПМК Мелиорация» оешмалары бушка сыйлады.

 

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

14
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

8 март бәйрәме иң гүзәл бәйрәмнәрнең берсе.Шуңа күрә дә ул яз башында март аенда үткәрелә. Яз- безнең тыйнак тормышыбызга яңа көч, дәрт, омтылыш, ышанычлар алып килә торган вакыт.

Бәйрәм уңаеннан Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре “Бар гүзәллек хатын –кызларда”дигән исем астында бәйрәм кичәсе уздырдылар. Чара 2 команда, “Әниләр” һәм “Кызлар” командалары арасында ярыш формасында узды.”Таныштыру” турында һәр команда үзе белән таныштырды, “Аш-су”,”Сәнгать” турларында катнашучылар үзләренең уңганлыкларын- булганлыкларын күрсәттеләр.Чара концерт номерлары белән үрелеп барды. Бәйге азагында жюри командалар арасында дуслык җиңүен игълан итте.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

7
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

1 март көнне Сарапул районының Сигай авылында «КОМОС ГРУПП»ҖЧҖ предприятиеләре арасында XI Спартакиаданың кышкы этабы ярышлары булып узды. Илебер авылыннан Нигъмәтзяновлар гаиләсе катнашты һәм Югары Лиганың катнаш чаңгы эстафетасында 3 нче урынны алды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

28
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Саба муниципаль районының  авыл җирлекләрендә  яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә  квалификацияле белгечләр тарту максатыннан Республика күләм “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында Эзмә авыл җирлегендә Эзмә хәм Олыяз авылларында йортлар төзелде.Әлеге йортлар КФХ “Ахметов”,ООО “Игенче”, Эзмә мәктәбендә эшлэучегә тапшырылды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

21
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

19 нчы февраль Эзмә мәдәният йортында волейбол буенча иптәшләрчә матч узды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

14
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

10 нче февраль көнне Кызыл Мишә мәдәният йортында "Яшьлек юләрлеге, тугел - тагын Казан егетлэре" дип исемләнгән Эзмә авыл җирлеге узешчәннәренең иҗат отчет концерты куелды. Концерт Мансур Гыйләҗевнын "Казан егетләре" комедиясы кысаларында төзелде. Театральләштерелгән иҗат отчет концерты тамашачыларга бик ошады, hәрбер чыгышны алар көчле алкышлар  белән кабул итте.

 

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International