2019 нчы елның 4 нче февралендә Эзмә авыл җирлегендә гражданнар җыены булып узды. Җыенда район башлыгы урынбасары Р.Р. Закирзянов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма-предприятия җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты. Эзмә авыл җирлеге башлыгы А.Р.Шайхетдинов халык каршында 2018 нче елда авыл җирлегендә башкарылган эшләр буенча чыгыш ясады һәм 2019 нче елда эшләнергә тиешле эшләргә тукталып, бурычларны да билгеләп үтте. Шулай ук халык каршында участок инспекторы Ф.Р.Мөбәрәков, Теләче муниципаль районнары буенча янгын күзәтчелеге һәм профилактика эше алып баручы дәүләт җитәкчесе, эчке эшләр подполковнигы Галимуллин А.Р., ТР Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча пенсия фонды җитәкчесе Якупова Ф.Ш., Шәмәрдән радиотелевизион тапшыручы үзәге идарәсе начальнигы Хазиев А.Ш., Федераль налог хезмэтенен 10 нчы номер районара инспекциясенен налог тулэучелэрне исэпкэ алу булеге начальнигы Нигматзянов Ф.Ф.,Татэнергосбыт оешмасынын клиентларга хезмэт курсэту офисынын инженеры Хабибрахманова М.М., Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Котдусов И.И. чыгыш ясадылар. Гражданнарны борчыган сорауларга район башлыгы урынбасары Р.Р. Закирзянов жавап бирде. Җыенга Эзмә мәдәният йорты, Пүкәл авыл клубы, Эзмә урта мәктәбе, ИП Зарипов, КФХ Ахметов, ИП Мавлетов, ООО "Сабылен" тарафыннан күргәзмә эзерлэнгән иде. Ахырдан тантаналы рәвештә Мубараковлар гаиләсенә Ана капиталы таныклыгы тапшырылды.
29 нчы гыйнвар көнне Эзмә мәдәният йортында ООО “Игенче” хуҗалыгы игенчелек тармагының 2018 елгы эшчәнлегенә отчет җыелышы үткәрде. Котлау өлешендә Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров үзенең иҗатташ дуслары белән чыгыш ясады.
23 нче гыйнвар көнне Пүкәл авыл клубында, китапханә белән берлектә"Ак калфак" хатын-кызлар клубына йөрүчеләр белән "Сөннәт" дип исемләнгән милли тәрбия чарасы күрсәтелде.Әлеге чарада Татар халкының гореф-гадәтләре искә алынды hәм “Сөннәт кичәсе” ничек үткәрелүе күрсәтелде.
13нче гыйнвар көнне Эзмә мәдәният йортында Искечә Яңа елны каршылау кичәсе үткәрелде. Кичә лотерея уены, төрле кызыклы конкурслар, жыр-биюләр белән үрелеп барды.
7нче гыйнвар көнне Эзмә мәдәният йортында Саба муниципаль районы башлыгы Миннеханов Р.Н hәм Саба мунципаль районы авыл хуҗалыгы һәм җитештерү тармагы җитәкчесе Хасаншин Г. Ш. катнашында терлекчелекнең эш нэтиҗәләре буенча семинар үткәрелде.
Эзмә авыл җирлеге клублары hәм мәдәният йортларында Яңа ел балмаскарадлары булып узды. Бәйрәмдә төрле уеннар, конкурслар оештырылды.Элеге чара җыр-биюләр белән үрелеп барды.