Бөек Ватан сугышы вакытында нацистлар басып алучылары тарафыннан Совет халкы геноцид корбаннары истәлегенә багышланган, "Онытырга хакыбыз юк" акциясе кысаларында, 11 апрель көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Билгесез сугыш битләре» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр. Чарада хатын-кызлар концлагерьлары турында сөйләнде һәм бу турыда презентация материаллары, видео күрсәтелде. Бу коточкыч вакыйгалар хәтерен саклап, шул афәттә үлгән һәм исән калган кешеләргә хөрмәт күрсәтеп, без мондый хәл кешелек тарихында бүтән кабатланмас дип өметләнеп калабыз.
14 апрельдә, Гаилә елы кысаларында, Юлбат мәдәният йорты, китапханә һәм Йосыф-Алан авыл клубы хезмәткәрләре «Бу безнең гаилә» дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмә барышында чарада катнашучылар гаилә кыйммәтләре, гореф-гадәтләр турында сөйләделәр, үзләренең чигүләрен, кул эшләрен күрсәттеләр. Чара мавыктыргыч һәм файдалы үтте.
Юлбат авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, Гаилә елы кысаларында, «Гаилә белән китапханәгә" дип исемләнгән гаилә-аралашу сәгате узды. Чарага "Әдәби алан" проектында җиңгән балалар әти-әниләре белән чакырылды. Чара барышында алар викторина сорауларына җавап бирделәр, китапханәче белән бергә «гаилә» сүзенең мәгънәсе турында фикер алыштылар, гаилә турында мәкальләрне искә төшерделәр һәм яраткан балалар әсәрләрен кычкырып укыдылар. Чара шәм ясау буенча мастер-класс белән тәмамланды.
11 апрельдә Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре шагыйрә Бикә Рәхимованың тууына 85 ел тулу уңаеннан, " Үз йөрәк җылысын бүләк итүче шагыйрә" дип исемләнгән кычкырып уку сәгате үткәрделәр. Чарага китап күргәзмәсе әзерләнде. Бикә Рәхимова татар шагыйрәсе, публицист һәм тәрҗемәче. Ул «Сәрвиназ», «Ачыл, күңел!», «Иделләр казанында», һәм балалар өчен шигырьләр җыентыклары: «Кырмыскалар өендә”, “Урман радиосы”, “Бакый сагыш” китап публицистикасы авторы. Китапханәче укучыларны шагыйрәнең тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Чара шагыйрә Бикә Рәхимованың шигырьләрен чылбыр буенча кычкырып уку белән тәмамланды.
7 апрель - Бөтендөнья сәламәтлек көне. Шуңа бәйле рәвештә, Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, авыл фельдшеры белән берлектә, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру максатыннан, «Сәламәт тәндә - сәламәт рух» дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Балаларга сәламәт яшәү рәвеше никадәр мөһим һәм күнегүләр никадәр файдалы икәнен аңлаттылар. Балалар фельдшерның сорауларына җавап бирделәр һәм сәламәт яшәү рәвеше турында лекция тыңладылар.
3 апрельдә Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, гаилә елы кысаларында, «Гаилә һәм китап» дип исемләнгән кычкырып уку сәгате үткәрделәр. Чарага Бадиковлар, Фәләховлар һәм Хуҗиннар гаиләләре чакырылган иде.
2 апрельдә Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, Халыкара балалар китабы көне кысаларында, «Г.Х. Андерсен әкиятләре юллары буенча» дип исемләнгән квест-уен үткәрделәр. Балалар әкиятләр буенча әдәби сәяхәт ясадылар, язучының тормышы юлы белән таныштылар, табышмаклар, кроссвордлар чиштеләр. “Балалар китабы көне белән” дип аталган китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.
ҖЧ «Юлбат» АХ җәмгыятененең тракторларына һәм авыл хуҗалыгы машиналарына техник карау үткәрелде.
30 мартта Юлбат мәдәният йорты, хезмәткәрләре китапханә белән берлектә, «Нәүрүз!» бәйрәме оештырдылар. Бәйрәмгә авыл халкы, балалар чакырылган иде. Балалар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, халык традицияләре һәм гореф-гадәтләре, бу бәйрәмгә әзерләнә торган милли ризыклар белән таныштылар. Бәйрәм кунаклары тәмле "Карга боткасы" белән сыйланды. Бәйрәм барышында барлык теләүчеләр дә күңелле конкурсларда катнаштылар.
1 апрельдә дөньяның күп кенә илләрендә Халыкара кошлар көне билгеләп үтелә. 30 мартта Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре балаларны «Иҗат итәбез, уйлап чыгарабыз һәм уйлап табабыз» дип исемләнгән иҗади кул эшләре конкурсында катнашырга чакырдылар. Чара башында мөдирләр балаларга кошлар турында сөйләделәр. Балалар төсле картоннан җимлек ясадылар.