ЯҢАЛЫКЛАР


27
декабрь, 2024 ел
җомга

20 декабрь көнне Юлбат авыл китапханәсе, авыл фельдшеры белән берлектә, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру максатында, «Сәламәт булыйк!» дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Балаларга сәламәт яшәү рәвешенең һәм физик күнегүләрнең ни дәрәҗәдә мөһим һәм файдалы булуын аңлаттылар. Балалар фельдшерның сорауларына җавап бирделәр һәм сәламәт яшәү рәвеше турында лекция тыңладылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

Юлбат авылында мәчет түбәсен яңартып ябу эшләре бара. Ремонт  авыл халкы һәм спонсорлар ярдәме белән эшләнә.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

11
декабрь, 2024 ел
чәршәмбе

10 декабрь көнне Юлбат авыл китапханәсе мөдире Ватан Геройлары көненә багышланган «Безнең заман геройлары» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

Коррупциягә каршы тәрбия бирү буенча чаралар кысаларында, 9 декабрь көнне Юлбат авыл  китапханәсе «Бергәләп коррупциягә каршы» дип исемләнгән  диалог формасында профилактик әңгәмә үткәрде.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

7 декабрь көнне Юлбат авыл китапханәсе тарафыннан «Бер тамчы җылылык җитә күнелгә» дип исемләнгән рейд оештырылды. Китапханәче мөмкинлекләре чикле кешеләрнең өйләрендә булды, аларга китаплар һәм вакытлы матбугат алып килде.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

4
декабрь, 2024 ел
чәршәмбе

3 декабрьдә Россиядә истәлекле дата – Билгесез Солдат көне. Ил территориясендә яки аннан читтә хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган Россия һәм Совет сугышчылары истәлегенә  обелискка чәчәкләр салынды һәм «Исемең синең билгесез, батырлыгың үлемсез» дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрелде.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

4 декабрьдә, инвалидлар декадасы кысаларында, Юлбат авыл китапханәсендә «Көчле рухлылар» дигән китап күргәзмәсе һәм әдәбиятка күзәтү оештырылды. Катнашучылар инвалид язучылар Фирдания Гыйльфан, Фәнис Яруллин, Рәниф Шәрипов, Гакыйл Сәгыйров, Рөстәм Нәбиев, Кәүсәрия Шәфикованың авыр тормышы һәм иҗаты белән таныштылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

Юлбат хуҗалыгында тырмаларны төзекләндерү эшенә керештеләр. Бүгенге көндә слесарьлар Сәйфуллин Маннур, Багавиев Зөфәр тимерчелектә тырма тешләрен утта кыздырып очлау эшләрен башкаралар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

1 декабрь көнне, бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне кысаларында, Юлбат авыл китапханәсе мөдире «Спидсыз киләчәк» дигән мәгълүмат сәгате үткәрде. Укучылар СПИДка каршы көрәшнең халыкара символы барлыкка килү тарихы һәм профилактика чаралары турындагы белешмәлек белән таныштылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

30 ноябрь көнне Юлбат авыл китапханәсендә "Гаилә белән китапханәгә" проекты кысаларында кычкырып уку үткәрелде. Чара барышында әниләр балалар белән бергә әсәрләрнең дөрес исемнәрен атадылар, шигырьләр укыдылар. Бу чара балаларга күңелле һәм файдалы итеп вакыт үткәрергә, ә әниләргә күптән укыган әсәрләрен искә төшерергә мөмкинлек бирде.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International