28 мартта Юлбат күчмә авыл китапханәсе, Йосыф-Алан авыл клубы белән берлектә, "Яраткан китаплар битләре буенча" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Китапханәче китап күргәзмәсе куеп, яңа китапларга кыскача күзәтү ясады. Чара "Әдәби алан" проекты җиңүчеләре белән бергә шәмнәр ясау буенча мастер-класс белән тәмамланды.
28 мартта Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Балалар өчен һөнәрләр турында әкият» дигән уйлану сәгате үткәрделәр. Әкият геройлары төрле һөнәр ияләре булган әсәрләрдән өзекләр укылды.
Халык артисты Шәүкәт Биктимеровның тууына 95 еллыгы уңаеннан “Гаилә белән әкият илендә” видео-конкурста Төхвәтуллиннар гаиләсе катнашып “Танылган әдипнең әкиятен ин яхшы башкаручы” номинациядә III урын яулады.
20 март көнне Саба район китапханәсендә “Мин кулыма китап алам” видео-бәйгесендә “Без тарихта эзлебез” номинацияләрендә 1 урын алган Юлбат төп гомум белем бирү мәктәбенең 9 класс укучыларын Саба район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы тәбрикләде. Чара реконструкциядән соң заманлаштырылган яңа китапханә буйлап экскурсия белән башланды. Аннары бәйгедә урын алган видеолар күрсәтелеп, катнашучылар видео төшергәндә нинди вакыйгалар белән очрашулары, уй-фикерләре белән уртаклаштылар. Чара җиңүчеләр белән бергә шәм ясау буенча мастер класс белән тәмамланды.
18 мартта Юлбат авыл китапханәсендә «Сезнең өчен вакытлы матбугат» дип исемләнгән танып-белү сәгате үтте.
Халкыбызның күптәнге милли бәйрәмнәренең берсе – Нәүрүз алдыннан, 16 мартта Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар белән бергә “Дәрә, дәрә, дәрә...” йоласын үткәрделәр. Катнашучылар җырлар җырлап, теләкләр әйтеп өйдән-өйгә йөреп, төрле ярмалар җыйдылар. Алардан 24 мартта "Нәүрүз" бәйрәмендә ботка пешереләчәк.
14 март көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре гаилә традицияләре турында “Әбием сандыгы» дип исемләнгән сәгать үткәрделәр.
9 нчы мартта Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре телефон аппаратының туган көненә багышлап «Бозылган телефон» дип исемләнгән уен программасы үткәрделәр. Балалар телефонның барлыкка килү тарихы, аның төрләре, Россиядә телефонның барлыкка килү һәм кулланылуының тарихи фактлары белән таныштылар. Уен формасында телефон аша аралашу күнекмәләрен искә төшерделәр һәм ныгыттылар.
9 март көнне Юлбат мәдәният йортында авылдаш ир-атлар бәйрәм уңаеннан “Чын күңелдән...” дип аталган концерт программасы белән чыгыш ясадылар.
Гаилә елы кысаларында, 7 мартта Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре махсус хәрби операциядә катнашучыларның туганнары, волонтерлар һәм «Ак калфак», «Зөбәрҗәт» клуб берләшмәләре әгъзалары белән «Гаилә гореф-гадәтләре» дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында очрашу үткәрделәр. Авыл җирлеге башлыгы катнашучы хатын-кызларны бәйрәм белән котлады. Бәйрәм конкурслар, викториналар, музыкаль номерлар, шигырьләр белән үрелеп барды. Чара чәй табыны артында тәмамланды.