“Экстремизмга - Юк!” айлыгы кысаларында Юлбат төп мәктәбе укучылары белән “Спорт экстремизмга каршы” исеме астында спорт чарасы үткәрелде. Чараның максаты - яшьләрне спортка җәлеп итүнең мөһимлеген нигезләү, сәламәт яшәү рәвешен һәм конфликтсыз тәртип культурасын пропагандалау. Ярыш вакытында укучылар үзләренең осталыкларын, җитезлекләрен, шулай ук бер-берсенә дустанә мөнәсәбәттә булуларын күрсәттеләр.
Бөтендөнья пациентлар иминлеге көне уңаеннан, 17 сентябрь көнне Юлбат авылы фельдшеры 5-9 сыйныф укучылары белән «Кичектергесез хәлләрдә табибка кадәр беренче ярдәм» дигән әңгәмә үткәрде. Беренче ярдәм күрсәтү кагыйдәләре турындагы белемнәрне һәр кеше белергә тиеш. Беренче ярдәм күрсәтүнең максаты - зыян күрүченең гомерен саклап калу, аның газапларын киметү һәм мөмкин булган катлаулануларны кисәтү өчен кирәкле иң гади медицина чаралары үткәрү.
2024 елның 13 сентябрендә Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Үсеш ноктасы» фәнни һәм технологик юнәлешле мәгариф үзәген ачу тантанасы узды. Проект Мәгариф министрлыгы ярдәмендә «Заманча мәктәп» федераль проекты һәм «Мәгариф» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Үзәк ике кабинеттан тора, аларның һәрберсе укучылар һәм педагоглар өчен заманча приборлар һәм инструментлар белән җиһазландырылган.
Юлбат авыл җирлеге территориясендә җәмәгать территорияләренең һәм урамнарының тиешле санитар һәм эстетик торышын саклау өчен үлән чабу эшләре дәвам ителә.⠀
Җаваплылыгы чикләнгән “Юлбат” авыл хуҗалыгы җәмгыятендә кыр эшләре дәвам итә. Хәзерге вакытта туңга сөрү эшләре башкарыла.
2 нче сентябрьдә Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбендә белем бәйрәменә багышланган тантаналы линейка булып узды.
Муниципаль берәмлекләр арасында үткән республика смотр-конкурсында Юлбат авыл җирлеге диплом белән бүләкләнде.