3 гыйнварда Йосыф-Алан авыл клубында Тенеки, Йосыф-Алан авыл клублары, Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар өчен яңа ел бәйрәме үткәрделәр.
2 гыйнварда Тенеки, Йосыф-Алан авыл клублары, Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Тенеки авылы балалары өчен "Бервакыт яңа ел чыршысы янында" дигән театральләштерелгән тамаша куйдылар.
2 гыйнварда Юлбат мәдәният йортында ҖЧ “Юлбат” авыл хуҗалыгы җәмгыяте хезмәткәрләренең балалары өчен чыршы бәйрәме үтте.
30 декабрь көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре яңа ел өчен кызыклы һәм бай эчтәлекле «Яңа ел белән!» исемле театральләштерелгән программа әзерләделәр һәм уздырдылар. Отышсыз лотерея үткәрелде. Яшь талантлардан күңелле музыка, яхшы кәеф, кызыклы күренешләр, театральләштерелгән тамаша, кыш бабай, кар кызы һәм аждаһа, куяннар һәм клоуннан котлаулар бәйрәмдә катнашучыларга һәм тамашачыларга ел буена җитәрлек дәрт, көч-куат бирде. Авыл җирлеге башлыгы Т.Р. Шәмсиев авылдашларны һәм кунакларны яңа ел белән котлады. Бәйрәм дәвамында алып баручылар кызыклы конкурслар һәм уеннар үткәрделәр, ә авылдашлар һәм кунаклар, төрле конкурсларда актив катнашып, яңа ел бүләкләренә ия булдылар.
Бакчабызда Яңа ел бәйрәме гөрләп узды.Балаларыбыз Кыш бабай һәм Кар кызын сагынып көтеп алдылар.Алар шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап, биеп кунакларыбызны сөендерделәр.Кыш бабай изге теләкләрен җиткерде, бүләкләрен тапшырды.
13 декабрь көнне Казан шәһәре К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында әдәби марафон җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасында Хәмитова Нәсфия Әнәс кызы һәм Төхвәтуллина Гөлниса Тимербай кызы дипломнар белән бүләкләнделәр.
Юлбат авыл җирлеге халкы, бердәм булып, солдатларга кирәк ярак жыеп, СВОда катнашучыларга гуманитар ярдәмнәрен җибәрделәр. Матди ярдәм күрсәтү генә түгел, солдатларның сугышчан рухын ныгыту да мөһим дип саныйбыз, чөнки сине туган илең, туган як кешеләре хәтерли икәнен белү һәрвакыт күңелле булачак! Мондый авыр вакытта без берләшергә һәм солдатларыбызга ярдәм итәргә, җиңүне якынайтырга үзебезнең өлешне кертергә тиешбез.
Юлбат авыл җирлегендә махсус хәрби операция зонасында булган хәрбиләр өчен окоп шәмнәре ясау эшләре бара. Мондый шәм 15-30 минутка җитәрлек газ баллоныннан аермалы буларак, дүрт-сигез сәгать янып тора. Шәмнәр белән чатырны, кулларны җылытырга, әйберләрне киптерергә һәм кыр шартларында су кайнатырга мөмкин. Блиндаж шәмнәре кул астындагы материаллардан ясала: калай савытлар һәм картоннан.
Маскировка челтәрләре сугышчыларны, коралларны, хәрби техниканы һәм башка мөһим объектларны маскировкалау өчен киң кулланыла. Бу әйбер тормышны саклап кала ала. Юлбат авылы мәдәният йортында хатын-кызлар хәрби хезмәткәрләр өчен маскировка челтәре әзерләү белән шөгыльләнәләр. Мондый авыр вакытта без берләшергә һәм солдатларыбызга ярдәм итәргә тиешбез.
Маскировка челтәрләре сугышчыларны, коралларны, хәрби техниканы һәм башка мөһим объектларны маскировкалау өчен киң кулланыла. Бу әйбер тормышны саклап кала ала. Юлбат авылы мәдәният йортында хәрби хезмәткәрләр өчен маскировка челтәр үрү өчен станок ясалды. Мондый авыр вакытта без берләшергә һәм солдатларыбызга ярдәм итәргә тиешбез.