ЯҢАЛЫКЛАР


28
ноябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

29 ноябрьдә Татарстан Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. 28 ноябрь көнне Юлбат авыл китапханәсе һәм Юлбат төп мәктәбе китапханәсе белән берлектә "Татарстан - минем Республикам" дип исемләнгән викторина үткәрде. Катнашучылар туган ягыбызның истәлекле урыннары, халкыбызның гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте турындагы сорауларга җаваплар бирделәр.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

Маскировка челтәрләре сугышчыларны, коралларны, хәрби техниканы һәм башка мөһим объектларны маскировкалау өчен киң кулланыла. Бу әйбер тормышны саклап кала ала. Юлбат авылы мәдәният йортында хатын-кызлар хәрбиләр өчен маскировка челтәре әзерләү белән шөгыльләнәләр. Мондый авыр вакытта без берләшергә һәм солдатларыбызга ярдәм итәргә тиешбез.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

27
ноябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Тенеки авылында гомуми файдаланудагы җирле әһәмияттәге автомобиль юлларын ремонтлау.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

Юлбат авыл китапханәсе түгәрәк өстәл артында "Һәркемнең тормышы бер генә" дигән әңгәмә-диалог үткәрде. Чара тәмәкегә бәйлелекнең таралуын киметү һәм яшьләргә тәмәкенең сәламәтлеккә зыянлы йогынтысы турында аңлату максатында үткәрелде.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

Юлбат "Ромашка” балалар бакчасында “Йөрәк җылым сиңа, Әнием!” исеме астында концерт булып узды. Балалар  шигырьләр сөйләделәр,  әниләре һәм әбиләре турында җырладылар,  матур биюләр биеделәр.
 

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

26
ноябрь, 2024 ел
сишәмбе

Ноябрьнең соңгы ял көнендә илебездә Әниләр көне билгеләп үтелә. Шушы матур көнгә  багышлап, Юлбат төп мәктәбендә «Әниемнең җылы кочагы» исемле бәйрәм чарасы узды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

Юлбат төп мәктәбенең 5 класс укучылары һәм аларның ата-аналары «Тату сыйныф серләре» республика конкурсының муниципаль этабында «Иң бердәм сыйныф» номинациясендә җиңеп грамота белән бүләкләнделәр.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

8
ноябрь, 2024 ел
җомга

7 ноябрь көнне Юлбат мәдәният йортында Россия Федерациясендә Гаилә елына багышланган «Буыннар тарихы - гаилә ядкаре» район шәҗәрә фестиваленең чираттагы этабы узды. Фестивальдә Юлбат, Сатыш һәм Килдебак авыл җирлекләрендә яшәүче гаиләләр катнашты. Әлеге конкурста Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, Тенеки һәм Йосыф Алан авыл клублары белән берлектә, Юлбат авылыннан Рәхимуллиннар гаиләсен тәкъдим иттеләр. Сәхнә чыгышларыннан тыш, мәдәният йорты фойесында да иҗади күргәзмә оештырылды. Күргәзмәнең төп экспонаты, әлбәттә инде, гаиләләрнең шәҗәрә агачы булды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

7
ноябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

5 ноябрь көнне Юлбат авыл китапханәсе «Халыклар бердәмлеге» дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрде. Халыклар бердәмлеге көне кысаларында китапханә мөдире әлеге бәйрәмнең барлыкка килүенең тарихи фактларын сөйләде.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

Юлбат авыл китапханәсендә “Китаплар илендә" дип исемләнгән дәресе үткәрелде. Барыбыз да китапка сакчыл карарга кирәклеген белә, әмма вакыт узу белән аны төзекләндерергә туры килә. Китапларны төзекләндерү китапханәчеләр тарафыннан даими алып барыла, ә бүген укучыларыбыз да үз өлешләрен кертте. Дәрес вакытында балалар белән китапның нидән гыйбарәт булуы, аны ничек дөрес итеп, нинди материаллар белән төзекләндерергә, нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге турында әңгәмә үткәрелде.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International