2 мартта язучы Дәрҗия Аппакованың тууына 125 ел тулган булыр иде. 3 март көнне язучының юбилее уңаеннан Юлбат авылы китапханәсе балалар өчен әдәби сәгать үткәрде. Дәрҗия Аппакова балалар өчен генә язган. Балалар китапханәченең Бану исемле кызның балачагы турында сөйләгәнен тыңладылар һәм "Сөмбел" әкиятен укыдылар. Шулай ук язучының тормышы һәм иҗаты турында да белделәр.
Ел саен, мартның беренче чәршәмбесендә Бөтендөнья кычкырып уку көне үткәрелә. Юлбат авыл китапханәсе педагог һәм остаз елына һәм Бөтендөнья кычкырып уку көненә багышланган «Балалар китаплары битләрендә укытучы образы» республика акциясенә кушылды. Башлангыч сыйныфлар өчен "Без бергә укыйбыз, кычкырып укыйбыз” дип аталган кычкырып уку көне үткәрде. Барлык теләүчеләр дә үзләрен укучылар ролендә сынап карадылар. Укучылар укытучылар турында әсәрләрне кычкырып укыдылар.
27 февраль көнне, Шәмәрдән мәдәният йортында «Гаилә тарихында Гасырлар кайтавазы - тарихта без эзлебез!» Республика шәҗәрәләре конкурсының муниципаль турында Юлбат мәдәният йорты, китапханә, Тенеки һәм Йосыф-Алан авыл клубы хезмәткәрләре Рахимуллиннар нәселе командасында катнаштылар. «Гаилә тарихында Гасырлар кайтавазы-тарихта без эзлебез!» муниципаль турының республика шәҗәрәсе фестивалендә Рәхимуллиннар гаиләсе 3 нче урынга лаек булды.
25 февраль көнне Юлбат мәдәният йортында Юлбат авыл җирлеге үзешчәннәренең "Солдат һәм җыр һәрвакыт бергә" дип аталган концерты узды.
Халыкара туган тел көне 21 февральдә билгеләп үтелә. Шул максаттан, 18 февраль көнне Юлбат авылы китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре «Тел - ул халык җаны» дигән фольклор сәгате үткәрделәр. Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында чара кеше һәм җәмгыять тормышында телнең ролен күрсәтү, туган телгә һәм тугандаш халыклар теленә мәхәббәт һәм сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан үткәрелде. Чара "Туган тел" җырын күмәк башкарып тәмамланды.
21 нче февральдә Юлбат “Ромашка” балалар бакчасында “Халыкара туган тел көне” билгеләп үтелде. Балалар дөньядагы телләр турында күп мәгълүмат алдылар, туган тел турында мәкаль-әйтемнәрне искә төшерделәр, җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, рәсемнәр ясадылар. Туган телгә горурлык хисләре тәрбияләүне күздә тотып уен-викторина уздырылды. Балаларга туган телнең кадерен белергә, аны яратырга кирәклеге турында төшенчә бирелде.
Шагыйрь - Муса Җәлилнең 117 еллыгына багышлап, 14 февраль көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "Муса Җәлил - герой шагыйрь» исеме астында шигырь кичәсе үткәрделәр. Аның шигырьләре, кинохроника кебек, Бөек Ватан сугышы дәһшәтләре турында сөйли. Чарада катнашучылар Ватан, тормыш, үлем турында һәм балалар шигырьләрен кычкырып укыдылар. Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең катлаулы биографиясе, аның иҗаты, данлыклы «Моабит дәфтәре» турында тыңладылар. Китап күргәзмәсе оештырылды, язучының тормышы һәм иҗаты турында материаллар, аның әсәрләре тәкъдим ителде.
13 февраль көнне, хәрби-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында, Юлбат төп мәктәбендә Абдуллаҗанов Гапделхәмид Мәннәф улы 2 нче ранг капитаны Татарстан Республикасының «Хәрби Диңгез флоты» ветераннар оешмасы рәисе урынбасары белән очрашу булды. Кунаклар мәктәп тормышы белән танышып, музей эшчәнлегенә югары бәя бирделәр. Очрашу программасы Юлбат мәдәният йортында дәвам итте. «Экипаж –бер гаилә» дип аталган Хәрби-Диңгез флоты ветераннары ансамбленең концерт программасы тәкъдим ителде. Республика Ветераннар берлеге әгъзалары-ТР Диңгез флоты оешмасы һәм Саба районы филиалы әгъзалары Галиев Илдус Усман улы катнашучыларны якынлашып килүче 23 февраль бәйрәме һәм хәрбиләр өчен истәлекле дата -15 февраль, Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару көне белән котлады. Әлеге чара кысаларында Саба муниципаль районы Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Кәримов Марат Рәшит улы тантаналы рәвештә Россия гражданнарына, 7 сыйныф укучылары Ганиева Нәзилә һәм Сәйфуллин Миндиярга, паспортлар тапшырды. Марат Рәшит улы укучыларга Ватанын яратырга һәм хөрмәт итәргә, Россия Федерациясенең лаеклы гражданнары булырга өндәде. Хәрби флот оешмасы геройларның батырлыклары һәм диңгез флоты тарихы турындагы хәтерне саклауга аерым игътибар бирә. Чарада мәктәп укучылары, хәрби-диңгез флоты ветераннары катнашты. Мәдәният йортының ветеран хезмәткәре - Мансурова Сәрия Самат кызы җылы теләкләрен шигьри юллар белән җиткерде. Очрашу тантанасы Бөек Ватан сугышы ветераннары һәйкәленә чәчәкләр салу һәм бер минутлык тынлык белән тәмамланды.
2023 елның 12 февраль көнне Юлбат авылы бозында хоккей буенча Саба район чемпионатының чираттагы уеннары уздырылды. Ярышта “Юлбат”, “Ястреб”, “Шекше”, «Мишәбаш” командалары көч сынашты.
15 февраль - Әфганстан территориясендә хәрби конфликтта катнашып, үз гомерләрен биргән кешеләрне искә алу көне. Шул уңайдан, 11 февраль көнне Юлбат мәдәният йорты хезмәткәрләре Әфган сугышы тарихына ул чорның кадрларын, тарихи белешмәләрне тыңлап һәм слайдларда карап кыскача күзәтү ясадылар. Әфган сугышы тәмамлануга күп еллар үтте. Совет сугышчылары үз бурычларын намус белән үтәделәр. Анда бик күп үлүчеләр, геройлар бар. Алар арасында 1982 елда Әфганстанда һәлак булган якташыбыз Тенеки авылында туып-үскән Харисов Илгизәр Тимершаех улы да бар. Әңгәмә барышында дуслары, сыйныфташлары, авылдашлары, укытучылары аның турында язган истәлекләрен укыдылар.