ЯҢАЛЫКЛАР


11
май, 2021 ел
сишәмбе

Юлбат авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, Йосыф-Алан һәм Тенеки мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә чакырылган шагыйрә Ильмира Гыймаева белән «Гомер тавы»дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр. Чара җылы һәм дустанә атмосферада узды, моңа аудиториянең гадәти булмаган ихласлыгы һәм ачыклыгы ярдәм итте. Шагыйрә бик оста итеп шигырьләр укыды, үз шигырьләренә язылган җырларын да җырлады. Аның шигырьләрен чара кунаклары бик матур итеп укыдылар, шулай ук Ильмира Гыймаева язган җырларны башкардылар. Һәр катнашучы авторга яңа иҗади үрләр яулауларын, матур якты образлар һәм яңа идеяләр булдыруларын теләде. Чара ахырында авыл җирлеге башлыгы Шәмсиев Т.Р һәм мәдәният йорты, авыл клублары һәм китапханә хезмәткәрләре язучыга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, алга таба да хезмәттәшлек итүләрен теләделәр.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

28
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

Санитар-экологик икеайлык кысаларында Юлбат авыл җирлегенең барлык оешмаларында территорияләрне чистарту буенча өмә оештырылды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

 26 апрель көнне Юлбат авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар белән Габдулла Тукайның туган көненә багышланган “Бөтен буынга кадерле шагыйрь" дип исемләнгән әдәби-музыкаль шигырь сәгате оештырдылар, анда балалар Тукай шигырьләрен кызыксынып тыңладылар, аның әкиятләреннән өзекләр сәхнәләштерделәр."Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә" дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Чара тәмамланганнан соң барысына да бүләкләр тапшырылды.

   

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

Юлбат мәдәният йорты,  китапханә  хезмәткәрләре Чернобыль фаҗигасе нәтиҗәләрен бетерудә катнашкан авылдашларыбыз Нурмый абый Хафизов һәм Ганиев Альберт  белән "Чернобыль кайтавазы" дип исемләнгән хәтер сәгате уткэрделәр. Авария һәм аның нәтиҗәләрен бетерүдә йөзләгән мең янгын сүндерүче,   

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

26
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

19 апрель көнне Юлбат авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә «Табышмаклар белүчеләре»дип исемләнгән мәдәни клуб үткәрде. 

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

16апрель көнне мәдәният йорты хезмәткәрләр,китапханәче “Ак калфак” берләшмәсенә йөрүчеләр белән берлектә “Үз- үзеңә массаж” исеме астында түгәрәк өстәл үткәрделәр.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

Калатау авылында яшәүче Фәттәхов Зиннур Борхан улы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярга Юлбат авыл җирлеге башлыгы Т.Р. Шәмсиев Россия Президенты котлавын тапшырды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

Юлбат авыл китапханәсендә мәдәният хезмәткәре белән берлектә  “Космонавт – кыюлар һөнәре”дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

8
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көне. Шушы уңайдан Юлбат авыл китапханәчесе  авыл фельдшеры белән берлектә  “Сәламәтлекне сатып алып булмый” темасына әңгәмә үткәрделәр. 

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

Юлбат мәдәният йортында китапханә белән берлектә  кошлар көненә багышланган “Исәнмесез кошкайлар” – танып- белү сәгате үткәрелде. Әлеге чараның максаты балаларны кошлар белән якыннанрак таныштыру, кошларның безгә кирәклеген аңлату, кошлар турында китаплар белән таныштыру. Укучыларга кошлар турында, аларның кеше тормышында зур роль уйнауларын сөйләнде. Балалар  кошлар турында викторинаның сорауларына бердәм җавап бирделәр,табышмаклар чиштеләр.  “Кошлар” китабын карап, кызыклы җирләрен кычкырып укыдылар.Соңыннан “Канатлы дусларыбыз”дип исемләп рәсем бәйгесе үткәрелде. «Кошлар безнең канатлы дусларыбыз»- китап күргәзмәсе куелды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International