ЯҢАЛЫКЛАР


10
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

4 февраль көнне Юлбат авыл җирлегендә гражданнар җыены булып узды. Җыелышта Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма-предприятия җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты. 

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

2  февраль көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре тарафыннан "Сталинград батырлыгын искә алыйк!" дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде. Чара барышында төп сүз Сталинград  сугышында катнашкан якташларыбыз, Татарстан батырлары турында барды. Хәтер сәгате  ТАССР ның 100, Хәтер һам Дан еллары уңаеннан оештырылды.
 

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

7 февраль көнне Түбән Шытсу мәдәният йортында "Балкыш"- "Сияние" ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның VI Республика фестиваленең муниципаль сайлап алу туры булып узды. Әлеге фестивальдә Юлбат мәдәният йортының "Зөбәрҗәт" фольклор коллективы да чыгыш ясады. Коллектив тамашачылар һәм жюри хөкеменә «Тарих эзләре буйлап...» дигән музыкаль композиция күрсәтте . Чыгыш "Фольклор" номинациясендә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган иде.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

27
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

 26 гыйнварда Казан шәһәрендә «РИТМ» халыкара фестиваль үзәге оештырган "Талантлар симфониясе" Халыкара конкурсы узды. Конкурста,"Шаян" бию дуэты составында, Юлбат авыл мәдәният йортының бию сөючеләр клубы әгъзасы Фәтхриев Рушан катнашты. Бәйге нәтиҗәләре буенча дуэт II дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

20
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

Бөек Ватан сугышының һәрбер көне күз яше һәм кан белән тулган, тик алар арасында аеруча фаҗигале мизгелләр бар. 872 көнгә сузылган Ленинград блокадасы шундыйлардан. Быел, 27 гыйнварда,  әлеге блокаданы өзүгә 76 ел була. Шул уңайдан  17 гыйнвар көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре тарафыннан “900 көн батырлык” дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде. 

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

13
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

12 январь көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре искечә Яңа елны каршылауга багышланган "Искесен озатабыз, Яңа елны каршылыйбыз» дип исемләнгән күңел ачу-уен программасы үткәрделәр. 

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

9
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

3 гыйнвар көнне Тенеки авыл клубында  Багавиева Рифидәнең  «Рәхмәт сезгә, авылдашлар, мин биредә таптым бәхетне» дип исемләнгән юбилей кичәсе булып узды.  

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

6 гыйнвар көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Яңа ел шатлыклары» дип исемләнгән ял кичәсе үткәрделәр. Конкурс һәм биремнәрнең темасы Саба районына багышланган иде. Чара темасы буенча китап күргәзмәсе оештырылды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

30
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Юлбат «Ромашка» балалар бакчасында Яңа ел бәйрәме үткәрелде. Балалар Кыш бабай һәм Кар кызын сагынып көтеп алдылар. Алар шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап, биеп кунакларыбызны сөендерделәр. Кыш бабай изге теләкләрен җиткерде, бүләкләрен тапшырды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

23
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Бу көннәрдә Юлбат авыл җирлегендәге оешма-предприятияләрдә яңа ел бәйрәменә әзерлек эшләре бара. Биналар гирлянда утлары, рәсемнәр белән бизәлә, кардан сыннар ясала.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International