ЯҢАЛЫКЛАР


7
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

5 октябрь көнне, Юлбат мәдәният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләре, “Ромашка” балалар бакчасында, “Балаларны укырга өйрәтүче һөнәр иясе” темасы астында мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Чараның максаты: балаларның мәктәп турындагы кузаллауларын киңәйтү, аларны укытучы һөнәре белән таныштыру.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

4
октябрь, 2019 ел
җомга

1 октябрь көнне "Яшьлек" үзәгендә Өлкәннәр көненә багышланган "Ягез әле, әбиләр" дип исемләнгән спорт бәйрәме узды. Ярышта  Юлбат мәдәният йорты каршында эшләп килүче  “Зөбәрҗәт” фольклор коллективы һәм авыл җирлегенең спорт сөюче хөрмәтле ханымнары  “Җитезләр" дип аталган команда буларак катнаштылар һәм 2 нче урынга лаек булдылар. Команда чыгышы Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре тарафыннан оештырылды һәм әзерләнде.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

23
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Йосыф-Алан авылында Дәүләтҗановлар гаилә фермасы төзелеше дәвам итә.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

16
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

14 сентябрь урман көне уңаеннан Юлбат авыл җирлегендә агач утырту өмәсе оештырылды. Өмәдә барлык  учрежденияләр дә актив катнашты.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

9
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Юлбат авыл мәдәният йорты территориясен төзекләндерү. Эшне "ПМК-Мелиорация" ҖЧҖ башкара.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

2
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

1 нче сентябрьдә Юлбат төп мәктәбендә белем бәйрәменә багышланган тантаналы линейка булып узды. Беренче сыйныфка 6 бала кабул ителде. Тантаналы линейкада укучыларның әти-әниләре, авыл җирлегендәге оешма җитәкчеләре, район вәкилләре катнашты. Алар укучыларны белем бәйрәме белән котладылар һәм укуда уңышлар теләделәр.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

26
август, 2019 ел
дүшәмбе

21 август  көнне Тенеки авыл клубында Юлбат авыл җирлегенең халык  җыены үткәрелде. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы  Рәис Нургали улы Минниханов, төрле оешмаларның бүлек җитәкчеләре катнашты. Көн тәртибендә Юлбат авыл җирлеге башлыгы  Т.Р. Шәмсиевның  авыл җирлегендәге эшләрнең торышы турында отчеты тыңланды. 2019 елның 12 февралендэ халыктан кабул ителгән сораулар үтәлеше каралды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

19
август, 2019 ел
дүшәмбе

17 августта Тенеки авыл клубында Юлбат мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче, Йосыф-Алан авыл клубы хезмәткәрләре белән берлектә “Бер күрешү - үзе бер гомер” дип исемләнгән авылдашлар очрашуы үткәрелде. Үзешчән сәнгать  осталары үзләренең иң матур җырларын башкардылар. Тамашачылар аларга кушылып җырладылар, биеделәр.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

12
август, 2019 ел
дүшәмбе

Подрядчы оешма ШЭ «Таипов» тарафыннан "Юлбат торак пунктында мәдәният йорты ремонты" объекты буенча ремонт дәвам ителә. Хәзерге вакытта фасадны тышлау, ишекләр кую һәм тәрәзә тупсаларын урнаштыру эшләре бара.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

29
июль, 2019 ел
дүшәмбе

26 июль көнне Юлбат мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре "Ромашка" балалар бакчасында "Әкият ялган, ләкин хак, күп егетләргә сабак" исемле балалар иртәсе үткәрделәр. Балалар белән бергә әкият иленә сәяхәт иттеләр, өстәл курчак театры тәкьдим ителде. "Өч кыз" әкияте кәгазь курчаклар ярдәмендә уйнап, кычкырып укылды. Әкиятләр - балаларның иң яратып тыңлый, укый торган китаплары. Балалар иртәсе бик җанлы үтте. "Өч кыз" әкиятенең яхшылыкка, шәфкатьле, гадел, кыю булырга чакыруын аңладылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International