20 июль көнне Юлбат мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре фольклор кичәсе - “Борын – борын заманда...” дип исемләнгән кич утыру чарасы үткәрде. Чарада телдән – телгә, буыннан–буынга күчеп безнең көнгә кадәр килеп җиткән халкыбызның иҗат әсәрләре, энҗе – мәрҗәннәре. мәкаль-әйтемнәрнең нигезендә яткан уй–фикер, җырлы–биюле уеннар, такмаклар, әкиятләрнең серле дөньясы турында әңгәмә корылды. Уңган ханымнар үзләренең кул эшләрен тәкъдим итте. Борыңгы көмеш бизәнү әйберләренә күзәтү ясалды, әбиләребезнең яулык ябу ысуллары да искә төшерелде.
10 июль көнне Юлбат мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл китапханәсе, Тенеки, Йосыф- Алан авыл клублары һәм авыл җирлеге үзешчәннәре белән берлектә Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында «Җыр керсен күңелгә» дигән матур концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Һәр чыгышны өлкәннәр көчле кул чабулар белән каршы алдылар. Җыр- шигырь, күңелгә үтеп керә торган сүзләре белән өлкәннәр күңелендә әйтеп бетергесез хис калдырдылар. Чыгыш ясаучылар тамашачыларга күп күңелле минутлар, күңел тынычлыгы, яхшы кәеф бүләк иттеләр .
7 июль көнне Юлбат мәдәният йорты, авыл китапханәсе хезмәткәрләре балаларда табигатьтә үз-үзләрен тоту кагыйдәләре формалаштыру, авылыбыз табигате матурлыгын күрә белергә өйрәтү, аңа карата сакчыл караш тәрбияләү максатыннан “Туган ягыбыз табигате” дип исемләнгән экологик сәгать үткәрделәр.
29 июнь көнне Юлбат мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре, Петр I нең 350 еллыгы уңаеннан балалар өчен "Тарихта калган исемнәр" дип исемләнгән мәгьлүмати - танып белу чарасы үткәрделәр.
Юлбат мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре, Юлбат төп мәктәбе укучылары "Хәтер шәме" акциясенә кушылды.
Балтачның "МДСУ-1" ҖЧҖ хезмәткәрләре Юлбат авылында Г.Тукай урамы буенча "ТР җирле әһәмияттәге гомуми файдаланудагы юлларында юл эшләре" программасы буенча юлларны ремонтлыйлар (юл фонды). Юлларны ремонтлау озынлыгы-150 м.
8 июнь көнне Юлбат авыл җирлегендә милли бәйрәм - Сабантуй-2019 үтте. Сабантуй милли уеннар, җыр-биюләр, котлаулар белән үрелеп барды. Татарча көрәштә Ришат Мөбәрәков абсолют батыр калды.
1 июнь - Балаларны яклау көне уңаеннан Юлбат мәдәният йорты, авыл китапханәсе хезмәткәрләре Юлбат төп мәктәбе каршында эшләп килуче "Хыял " лагерында ял итуче балалар катнашында "Бәхетле балачак" дип исемләнгэн уенлы күнел ачу программасы үткәрделәр. Барлык балаларга да буләкләр тапшырылды.
25 май көнне Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбендә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме үтте.
Подрядчы оешма ШЭ «Таипов» тарафыннан "Юлбат торак пунктында мәдәният йорты ремонты" объекты буенча ремонт эшләре башкарыла. Хәзерге вакытта түбә ябу эшләре бара.