ЯҢАЛЫКЛАР


13
май, 2019 ел
дүшәмбе

 8 нче май көнне Юлбат мәдәният йорты каршында  батырлар истәлегенә куелган һәйкәл янында “Батырлар даны мәңгелек”, дип исемләнгән митинг үтте. Авыл мулласы чыгышыннан соң, җирлек башлыгы Шәмсиев Т.Р., район вәкиле Галиуллин А.М., мәктәп директоры Хаҗиев И.И.,  сугыш чоры балалары исеменнән Галиев Н.Т., мәктәп укучылары,  барлык тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын бәйрәм белән тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерделәр.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

6
май, 2019 ел
дүшәмбе

4 май көнне Тенеки авыл клубында Юлбат мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә “Яшәү - басу кичү түгел” дип исемләнгән сугыш чоры балалары белән очрашу кичәсе булып үтте.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

29
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

26 апрель көнне  Тенеки авыл клубында Юлбат мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә халкыбызның сөекле улы, шагыйрь Г.Тукайның туган көне уңаеннан тормышына һәм иҗатына багышланган “Бөтен буынга кадерле шагыйрь”- әдәби сәгать үткәрелде. Чарада шагыйрьнең шигырьләре кычкырып укылды. "Тукай безнең күңелләрдә" - китап күргәзмәсе тәкъдим ителде, күзәтү ясалды. Әлеге кичә “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

22
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

20 апрель көнне Юлбат мәдәният йорты, Тенеки авыл клубы, китапханә хезмәткәрләре “Бөтен дөнья – театр” дип исемләнгән Бөтенроссия Библиосумерки акциясенә кушылды. “Мирас” клуб берләшмәсенә йөрүчеләр спектакльләрдән өзекләр карадылар, фикер алышу үткәрделәр. "Бөтен дөнья – театр» дип исемләнгән китап күргәзмәсе һәм әдәбиятка күзәтү үткәрелде.

 

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

15
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

13 апрель Тенеки авыл клубында авылдашыбыз Ландыш Димиеваның «Язмышым минем» дип исемләнгән иҗат кичәсе булып үтте. Әлеге кичә авылдашыбызның шигырьләре һәм җырлары белән үрелеп барды. Тамашачылар һәрбер чыгышны җылы алкышларга төрделәр, иҗатында уңышлар теләделәр.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

1
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

30 март көнне Тенеки авыл клубында Юлбат мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханә белән берлектә «Дусларым-шигырьләрем» дип исемләнгән очрашу кичәсе үткәрелде. Әлеге чараның кунагы-якташыбыз шагыйрә Илмира Гыймаева иде. Күчмә китапханә җитәкчесе Нәсфия Хәмитова шагыйрәнең иҗаты белән таныштырды. Кичәдә тамашачылар белән берлектә шагыйрәнең китапларыннан шигырьләре укылды, җырлары җырланды. Шагыйрә тамашачыларның кызыксындырган сорауларына җавап бирде.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

25
март, 2019 ел
дүшәмбе

24 март көнне Юлбат мәдәният йортында китапханә хезмәткәрләре, авыл җирлеге белән берлектә Нәүрүз бәйрәме уздырылды. Бәйрәм күңелле уеннар, концерт номерлары белән үрелеп барды, шахмат, шашка ярышлары оештырылды. Юлбат авылы халкы актив рәвештә уеннарда катнашты һәм куңелле итеп ял итте. 

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

18
март, 2019 ел
дүшәмбе

14 март көнне Йосыф-Алан авыл клубында "Татар халык ашлары, бик тәмле һәм файдалы" дигән чара үтте. Татар халкының милли ризыкларына нигезләнеп төзелгән "Башваткыч" уены уйналды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

11
март, 2019 ел
дүшәмбе

5 март көнне Юлбат балалар бакчасында гаилә бәйрәме булып узды. Балалар әти-әниләрне матур җырлар, биюләр белән сөендерде. Әти-әниләр дә калышмады, күңелле уеннарда катнашып, җитезлекләрен, тапкырлыкларын күрсәттеләр.

8 март көнне Юлбат мәдәният йортында  Рәхимулла оныкларының “Шушы яктан, шушы туфрактан без! ”дип исемләнгән зур  бәйрәм концерты узды.

8 март көнне Йосыф-Алан авыл клубында "Аулак өйдә кунакта"дигән чара үтте.

9 март көнне Тенеки авыл клубында  8  март “Халыкара хатын-кызлар көне  уңаеннан «Ана назы җирдә мәңгелек” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе  булып үтте.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

4
март, 2019 ел
дүшәмбе

2 март көнне Юлбат мәдәният йортында Тенеки авыл клубы каршында эшләп килүче “Адым” клуб берләшмәсе белән берлектә Гөлшат Зәйнәшеваның “Гайфи бабай, өйлән давай" дип исемләнгән комедиясен тәкъдим итте. 3 нче март көнне Пүкәл авыл клубында Юлбат мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Мирас" клуб берләшмәсе мәдәният йорты, авыл китапханәсе хезмэткәрләре белән берлектә Рәмзия Хөсәенова пьесасы буенча эшләнгән 'Табылдык" спектаклен сәхнәгә куйды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International