15 майда Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Гаилә елы кысаларында һәм Халыкара гаилә көне уңаеннан "Иң күп укучы гаилә" дип исемләнгән китап сәгате үткәрделәр. Яшь укучылар һәм аларның әти-әниләре рәхәтләнеп әңгәмәдә катнаштылар, яраткан язучыларын һәм китапларын искә төшерделәр, яраткан әсәрләре турында сөйләделәр, «Гаиләмнең яраткан әкиятләре» викторинасы сорауларына җавап эзләделәр. Чара шәмнәр ясау буенча мастер-класс белән тәмамланды.
8 май көнне Юлбат авылында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган Җиңү көне хөрмәтенә митинг узды. Бөек Ватан сугышы геройларын искә алырга тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбе коллективы, җирлек халкы җыелган иде. Митингта авыл җирлеге башлыгы Шәмсиев Талип Рәшит улы һәм 10 нчы Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча районара инспекциясе башлыгы Шафиков Айрат Вазыйх улы туган иле өчен гомерләрен биргән солдатларга рәхмәт сүзләрен яңгыраттылар. Сугыш елларында һәлак булган сугышчыларны, сугыштан соң үлгән ветераннарны бер минут тынлык белән искә алдылар, чәчәкләр салдылар һәм җитәкчеләр, ветераннар белән бергә «Хәтер бакчасы» утырттылар.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы алдыннан "Георгий тасмасы" патриотик акциясе узды. Бу акциядә авыл җирлеге башлыгы һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашты.
«Ветеранга кунакка» Бөтенроссия акциясенә кушылып, 2 майда Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Сугыш чоры балалары һәм тыл хезмәтчәннәре» дигән әңгәмә-очрашу үткәреп тыл ветераннары Сәгыйтова Рәшидә апа һәм Ибәтуллиннар гаиләсенә бардылар.
ҖЧ “Юлбат” авыл хуҗалыгы җәмгыятендә язгы кыр эшләре тулы көченә бара. Хәзерге вакытта бөртекле культуралар чәчү буенча эш алып барыла.
Юлбат авыл зиратында авыл халкы белән зиратта өмә үткәрелде.
Бөек Җиңүнең 79 еллыгы якынлашкан көннәрдә, Юлбат авыл җирлегендә гомер кичерүче тыл хезмәтчәннәрен 10 нчы Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча районара инспекциясе башлыгы Шафиков Айрат Вазыйх улы һәм авыл җирлеге башлыгы Шәмсиев Талип Рәшит улы котлап чыктылар. Аларга котлау сүзләре җиткерелде, Татарстан Республикасы Рәисе Миннеханов Р.Н һәм Саба районы Башлыгы Миннеханов Р.Н. исеменнән котлау открыткалары, бүләкләр тапшырылды.
22 апрель көнне, “Гаилә елы уңаеннан”, Юлбат авыл китапханәсендә гаилә психологы, нейропсихолог Гайнуллина Зөлфия Рөстәм кызы белән чын күңелдән очрашу булды. “Гаилә кыйммәтләре” дип исемләнгән әлеге очрашуда балалар, тормыш иптәше, гаиләдәге мөнәсәбәтләр турында җанлы әңгәмә корылды, четерекле сораулар каралып, аларның чишелү юллары эзләнде. Җылы һәм күңелле барган әңгәмәдән һәркем канәгать калып, үзенә уйланыр һәм тормышын уңай якка үзгәртер өчен файдалы мәгълүмат алды.
2024 елның 19 апрель көнне «Бердәм гамәлләр көне» акциясе кысаларында, Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре «Онытырга ярамый! Дәшми калырга ярамый!» дип исемләнгән, Бөек Ватан сугышы елларында совет халкы геноциды корбаннары истәлегенә багышланган тарих сәгате үткәрделәр. Балалар хәрби хрониканың тарихи фактларын кызыксыну белән тыңладылар, СССР халкына каршы Бөек Ватан сугышы елларында нацистлар тарафыннан кылынган иң куркыныч җинаятьләр турында, бу җинаятьләрнең онытылырлык вакыты булмавы турында белделәр.
Җирле үзидарә көне уңаеннан, 19 апрель көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре Юлбат авыл җирлеге башлыгы Шәмсиев Т.Р. белән «Авыл территориясе - җаваплылык өлкәсе» исемле түгәрәк өстәл үткәрделәр. Талип Рәшит улы җирле үзидарә органнарының эше, аның төзелеше һәм эшчәнлек өлкәсе, хокуклары, бурычлары, мөмкинлекләре, җаваплылык турында сөйләде. Үз чыгышында ул торак пункттагы тормыш җирле хакимияткә дә, халыкның үзенә дә бәйле булуын билгеләп үтте. Яшь катнашучыларга үзләрен борчыган сорауларларын бирергә мөмкинлек булды, аларга тулы җаваплар бирелде.