ЯҢАЛЫКЛАР


6
декабрь, 2021 ел
дүшәмбе

3 декабрьдә Россиядә истәлекле дата – Билгесез Солдат көне – ил территориясендә яки аннан читтә хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган Россия һәм Совет сугышчылары истәлегенә.  Бу көнне Юлбат мәдәният йорты, Тенеки авыл клубы һәм китапханә хезмәткәрләре клуб берләшмәсендә катнашучылар белән берлектә обелиск янында чәчәкләр салу акциясенә кушылдылар һәм «Исемең синең билгесез, батырлыгың үлемсез» дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрделәр.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

Инвалидлар декадасы кысаларында 3 декабрь көнне Юлбат мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре, танылган татар шагыйре, Тукай премиясе лауреаты Фәнис Яруллинга багышланган «Җилкәннәр җилдә сынала» дип исемләнгән шигърият сәгате үткәрделәр. Әдәби сәгать барышында катнашучыларга язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында презентация тәкъдим ителде, аннан соң балалар язучының шигырьләрен укыдылар. Ф. Яруллинның тормышы һәм иҗаты-батырлык һәм фидакарьлек үрнәге. Инвалидлар декадасына стенгазета куелды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

1 декабрь көнне Юлбат мәдәният йорты, Тенеки авыл клубы һәм китапханә хезмәткәрләре мәгълүмати тематик материал белән «Спид STOP» дип исемләнгән стенгазета әзерләделәр һәм «Спидсыз киләчәк» дип исемләнгән мәгълүмати-белем бирү акциясе үткәрделәр.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

29
ноябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Тәмәке тартудан баш тарту көне кысаларында, 19 ноябрь көнне ,Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "Һәркемнең гомере бер генә!» исемле аралашу әңгәмәсе  үткәрде.  

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

26 ноябрь көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, «Бөтен гаилә белән –китапханәгә» акциясе кысаларында, «Китапханә-бөтен гаилә өчен йорт» дигән кычкырып уку дәресе үткәрделәр. Чарада катнашучылар-әниләр һәм аларның балалары-рольле әкиятләр һәм балалар авторларының башка әсәрләрен укыдылар. Очерклар буенча риваятьләр яки дөньяви хикәяләр, повестьлар, әкиятләр укылды.  "Китап - синең киңәшчең, дустың, ярдәмчең...» исемле китап күргәзмәсе  һәм аңа күзәтү оештырылды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

27 ноябрь көнне Юлбат мәдәният йортында "Театр- яктылыкка, нурга илтә"  исемле район конкурсы кысаларында спектакль куелды. Тамашачылар игътибарына  Р.Батулланың "Кичер мине әнкәй" мелодрамасы тәкъдим ителде.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

24 ноябрь көнне Юлбат мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган "Җырлыйм әнием турында" дип исемләнгән бәйрәм концерты булып узды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

15
ноябрь, 2021 ел
дүшәмбе

11 ноябрь көнне Юлбат авыл мәдәният йортында “Көзге бал” бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм КВН формасында үтте.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

10
ноябрь, 2021 ел
чәршәмбе

6 ноябрь көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Юлбат төп мәктәбенең «Хыял» мәктәп яны лагере балалары белән «6 ноябрь-Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителү көне» исемле викторина үткәрделәр.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

3
ноябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Көз-рәссам кебек табигатьне якты төсләргә бизәп торучы елның матур һәм күркәм чоры. 31 октябрь көнне Юлбат авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре «Җир буйлап көз атлый» дип исемләнгән конкурс-уен чарасын оештырдылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International