ЯҢАЛЫКЛАР


16
февраль, 2024 ел
җомга

15 февраль-Әфган сугышында катнашучылар өчен үзенчәлекле көн. Әфганстан сугышы-совет чоры елъязмасының иң фаҗигале битләренең берсе. Ул мәңгегә сугыш ветераннары хәтерендә генә түгел, ә алдагы буыннар хәтерендә калачак. Әфган сугышында 650 мең совет солдаты катнашкан. Алар халыкара бурычларын намус белән үтәгәннәр. Ә бүгенге малайлар һәм кызлар ул сугыш, батырлык, дан, һәлак булган геройлар истәлеген сакларга тиеш. Шуңа бәйле рәвештә, 15 февральдә Язлы Арташ авылы клубында Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре, Ике Басу Арташ китапханәчесе белән берлектә, якташыбыз  Шәйдуллин Фердинантка багышланган Хәтер кичәсе оештырдылар.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

12
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

10 февральдә Язлы Арташ авыл клубында Олы Нырты мәдәният йорты һәм Чәбья Чурчи авыл клубы  белән берлектә “Мәхәббәт барлык яшьләргә буйсына” дип исемләнгән уен программасы уздырылды.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

Олы Арташ төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары "Россия чаңгы юлы – 2024.Татарстан чаңгы юлы-2024" ярышында катнаштылар.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

7
февраль, 2024 ел
чәршәмбе

Ике басу Арташ «Күбәләк» балалар бакчасы мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән математика һәм ана теле шөгыленнән әти-әниләргә ачык дәрес күрсәтте.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

2
февраль, 2024 ел
җомга

«Бала һөнәр» проекты дәвам итә. Олы Арташ «Карлыгач» һәм Ике басу Арташ “Күбәләк” балалар бакчалары  оешмаларга бик яратып йөриләр.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

1 февраль көнне Арташ авыл җирлегендә 2023 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча еллык хисап җыелышы булды. Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды: Участок вәкаләтчесе Сахабиев Алмаз Альбертович чыгышы. Район прокуроры Шаймарданов Раиль Нилевич чыгышы. Саба һәм Теләче районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Галимуллин Айнур Рифкатович чыгышы. Урманчылык инспекторы  Гильметдинов Айрат Саетович чыгышы. “Сабыгаз” оешмасы җитәкчесе Мухетдинов Ирек Исмагилович чыгышы. Арташ авыл җирлегендәге бюджет оешмалары җитәкчеләренең 2023 елда үз оешмаларындагы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча чыгышлары. Арташ авыл җирлеге башлыгының 2023 елда эшләгән эшләргә еллык отчеты.Узган елгы җыенда бирелгән сорауларның үтәлеше. Сораулар, тәкъдимнәр, төрлеләр.Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Закирзянов Р.Р. йомгаклау сүзе.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

1
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Олы Арташ “Карлыгач” балалар баксында, Гаилә елы уңаеннан, әти-әниләр белән саф һавада  күңелле уеннар.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

Ике басу Арташ «Күбәләк»  балалар бакчасында, Гаилә елы уңаеннан, “Гаилә-бәхет ачкычы” дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде. Һәр гаилә бәйрәмдә шигырьләр иҗат иттеләр, үзләренең гаилә традицияләрен сөйләделәр. Гаилә символы буларак чәчәк ясадылар.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

29
гыйнвар, 2024 ел
дүшәмбе

Президентыбыз В.В.Путин 2024 елны «Гаилә елы» дип игълан итте. Шушы уңайдан, 26нчы гыйнвар көнне Олы Арташ  төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Гаилә-җылы учак" дип исемләнгән гаилә бәйрәме уздырылды. Чарада 5-7сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре катнаштылар. Һәр сыйныфтан бер гаиләдән торган командалар интеллектуаль уенда көч сынаштылар. Бәйрәм укучыларның иҗади чыгышлары белән үрелеп барды. 

Тэги: Арташ авыл җирлеге

5
гыйнвар, 2024 ел
җомга

2024 елның  3 гыйнварында  Язлы Арташ авыл клубы һәм Арташ авыл китапханәсе белән берлектә яңа ел бәйрәме уздырылды.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International