Яңа ел-могҗиза көтү бәйрәме, Кыш Бабай һәм Кар Кызы һәм күп кенә әкият геройлары белән очрашу шатлыгы ул. Алар-әйлән-бәйлән уйнау, чыршы янында биюләр, мәзәкләр, җырлар, уеннар һәм елмаюлар. 3 январь көнне Язлы Арташ авыл клубының бәйрәмчә бизәлгән залында «Кыш бабайда кунакта»балалар Яңа ел бәйрәме узды. Кечкенә балалар өчен матур бәйрәм оештырылды. Төрле төстәге утлар белән ялтырап торган яңа ел чыршысы янында балалар күңелле итеп җырладылар, биеделәр, уйнадылар, конкурсларда катнаштылар. Балалар Кыш бабайны һәм Кар кызын Яңа ел турында шигырьләре белән сөендерделәр. Чара күңелле һәм кызыклы узды. Барлык катнашучылар да бүләкләр алды.
2025-Ватанны Саклаучылар елы. Ел тематикасы хәзерге Россиянең өстенлекләрен чагылдыра-патриотлык, буыннар дәвамчанлыгы һәм Ватанны саклаучыны хөрмәт итү, үсеп килүче буында патриотизм хисләре тәрбияләү. Ике басу Арташ мәдәният йортының авыл китапханәсе белән берлектә" Ватанны саклаучылар елы"на старт бирелде..Ике басу Арташ мәдәният йортының авыл китапханәсе белән берлектә "СВО катнашучысын котлау"Яңа ел акциясендә катнашты. Мәдәният йортында СВО солдатлары өчен яңа ел открыткасы ясау буенча мастер - класс узды, анда "Салават күпере"клуб формированиесе әгъзалары катнашты. Балалар бик теләп сугышчыларга открыткалар ясадылар.
Ике басу Арташ мәдәният йорты авыл китапханәсе һәм Язлы Арташ авыл мәдәният йорты белән берлектә Байлар Сабасында Үзәк чыршы янында «Яңа ел могҗизалары»күңел ачу программасы оештырды. Ял кичәсенә Саба халкы гына түгел, башка авыллардан, районнардан да кунаклар килгән иде. Бәйрәм концерт номерлары, күңелле уеннар һәм конкурслар белән үрелеп барды, барысы да бергәләп биеделәр һәм җырладылар. Кич буе бәйрәм, тылсым атмосферасы хөкем сөрде, уңай эмоциональ кәеф сизелде.
Язлы Арташ авыл клубында барлык категория халык өчен «Яшь чыршы янында»күңел ачу уеннары узды.Тамашаның башыннан ук әкият геройлары тамашачыларны Әкиятнең тылсымлы дөньясына җәлеп итте. Тамашачылар бәйрәмчә Маҗара атмосферасына чумдылар , кызыклы конкурсларда тойдылар. Күңелле музыка, яхшы кәеф бәйрәмдә катнашучыларның барысына да ел буена дәрт һәм энергия бирде. Яңа ел бәйрәме барлык авылдашларына әкияти Тылсым, күңел ачу һәм шатлык хисе бүләк итте. Кичә Яңа ел дискотекасы белән тәмамланды.
Яңа ел - иң көтелгән һәм искиткеч бәйрәм. Аны тылсымлы, серле, гаҗәеп, кабатланмас, чапылдатучы дип атыйлар. Без барлык теләкләрнең, чираттагы могҗизаның, якты әкиятнең, яңа бәхетнең тормышка ашуын көтәбез. 31 декабрь көнне Ике басуАрташ мәдәният йортының авыл китапханәсе белән берлектә"Әкияти Яңа ел!" дигән яна ел бал-маскарады узды. Бәйрәмдә авыл халкы һәм төрле яшьтәге кунаклар катнашты. Мәдәният хезмәткәрләре бәйрәм кичәсенең кызыклы һәм бай программасын әзерләделәр.Күңелле музыка, яхшы кәеф, Кыш Бабай һәм Кар кызы котлаулары бәйрәмдә катнашучыларның барысына да ел буе дәрт һәм энергия бирде.Яңа ел бәйрәме барлык катнашучыларга әкияти Тылсым, күңел ачу һәм шатлык хисе бүләк итте.Бәйрәмне оештыруда мәдәният бүлеге җитәкчеләре, иганәче Фәрхиев Фаил Камил улына матди ярдәм күрсәткәннәре өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез. Ул 15 000 сум күләмендә ярдәм күрсәтте.
Язлы Арташ авыл клубында «Ак бәхетләр, ап-ак шатлыклар алып килсен безгә ак кышлар " дигән яңа ел бал-маскарады узды. Клуб сәхнәсендә барысын да матур бизәлгән Яңа ел чыршысы көтә иде. Яңа ел тамашасында катнашкан үзешчәннәр үзләренең бөтен иҗади осталыкларын күрсәтеп, үзләрен яхшы артистлар итеп күрсәттеләр. Ялгыз башкаручылар талантлы солистлар, тамашачыларга кызыклы концерт программасы бүләк иттеләр. Кич буе күңелле җырлар, дәртле биюләр, мәзәкләр һәм теләкләр яңгырады. Яңа ел программасына кызыклы әкият персонажлары җәлеп ителде. Кыш бабай белән Кар килгәч, чын күңелдән Яңа ел җырлары һәм биюләре башланды. Костюмлы чыгышлар, биюләр һәм музыка — болар барысы да бәйрәмнең тылсымлы атмосферасын тудырды. Маскарадта катнашучыларның барысы да ел буена көч һәм энергия алды. Яңа ел бәйрәме барлык катнашучыларга әкияти тылсымлы тойгы бүләк итте
Язлы Арташ авыл клубында лотерея билетлары уйнатылды. Барлыгы 143 билет сатылган иде. Клуб мөдир Фәттахова Илмира Нурислам кызы барлык авылдашларын якынлашып килүче бәйрәм белән котлады. Алга таба барлык билетлар уйнатылды, оттырышлы билетлар булмады. Кунаклар барысы да үткән вакыттан канәгать иде, чөнки һәркем үз бүләген һәм бәйрәм кәефен алды.
Ике басу Арташ «Күбәләк» балалар бакчасы территориясендә Яңа ел күренеше. Яңа елга бәйрәм атмосферасы булдырырга тырышып, кар фигуралары ясадылар, территорияне бизәделәр.
Олы Арташ мәктәбе территориясендә Яңа ел күренеше. Яңа ел-изге теләкләрне үтәү вакыты. ... Ел саен безнең укучылар ата-аналар һәм укытучылар белән бергә мәктәпнең фасадын кар фигуралары һәм композицияләр белән бизәп торалар.
Олы Арташ «Карлыгач» балалар бакчасы территориясендә Яңа ел күренеше. Быел да кардан төрле әкият персонажлары фигураларын зур кызыксыну белән ясадылар. Кар фигуралары елдан-ел кабатланмый. Төрле урман җәнлекләре бизәлгән чыршылар арасында үз урыннарын алдылар. Биредә Кыш бабай белән Кар кызы, төрле мультфильм геройлары бар.