Язлы Арташ авыл клубында интернациональ бурычын үтәгәндә һәлак булган сугышчы-интернационалист Ф.Шәйдуллинга багышланган почмак эшләп килә.
2 апрель көнне Килдебәк мәктәбе укучылары. Корбанова Л.Тҗитәкчелегендә Сугышчан дан почмагында булдылар. Әлеге экскурсия балаларны берләштерергә, аларның хәрби-патриотик тәрбия турындагы белемнәрен баетырга ярдәм итте. Экскурсия барышында балалар сугыш вакыйгалары турында күп мәгълүмат алдылар, Ф.Шәйдуллинның шәхси әйберләре, бүләкләре, хатлары, хәрби киемнәре белән таныштылар. Сугышчы-интернационалистның сеңлесе Гайнуллина Дулкыния гаилә архивыннан фотолар, хезмәттәшләренең хатларын күрсәтте, укучыларның сорауларына җавап бирде.
Укучылар Әфганстандагы сугыш вакытында солдатларның батырлыклары өчен горурлану хисләре кичерделәр.
Мондый экскурсияләр-тарих дәресе, аны һәр яшь кеше өйрәнергә тиеш.
29 март көнне Олы Арташ авыл клубы территориясендә Нәүрүз бәйрәме үткәрелде.
Нәүрүз фарсы теленнән тәрҗемә иткәндә яңа көн, Яңа ел дигәнне аңлата.
Безнең ерак бабаларыбыз Нәүрүзне көне-төне тигезләшеп, барысына да иминлек, сәламәтлек һәм бәхет теләп каршы алганнар.
Бәйрәм татар телендә гармун астында "Яз житэ" җыры белән башланып китте. Кунакларга башта самовардан кайнар чәй һәм тәмле ботка эчерттеләр.
Шуннан соң уеннар спорт залында дәвам итте. Балалар, шул исәптән өлкәннәр дә көч, җитезлек һәм тизлек буенча ярыштылар.
Бәйрәм барлык тамашачыларга - өлкәннәргә һәм балаларга ошады, һәркем рәхмәт әйтеп һәм бүләк алып өйләренә кайтып китте.
"Нырты" АХП ҖЧҖенә чараны үткәрүдә ярдәм күрсәткәннәре өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез җитәкчесе Ильяс Илдус улы
Милли бәйрәмнәр үзенчәлекле атмосфера, гадәти булмаган гореф-гадәтләр һәм гасырларга сузылган кызыклы тирән гореф-гадәтләр белән әйләндереп алынган.29 март көнне Язлы Арташ авыл клубында авыл халкы өчен"Нәүрүзгә Рәхим итегез"дигән бәйрәм программасы әзерләнде.Чарада катнашучылар өчен уеннар, конкурслар оештырылды, балалар Нәүрүзбикә алып килгән язның табышмакларын чиштеләр. Тату уеннар, елмаюлар һәм җырлар язның чын бәйрәмен яңартты. Бәйрәм азагында авылдашлар тәмле ботка һәм кайнар коймак белән сыйландылар . Һәр катнашучыга истәлекле бүләкләр , күңел җылысы, язгы кәеф бүләк ителде. Катнашучылар мул уңыш елы теләделәр.
"Нырты" АХП ҖЧҖенә чараны үткәрүдә ярдәм күрсәткәннәре өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез җитәкчесе Ильяс Илдус улы
Ике басу Арташ "Күбәләк" балалар бакчасында Нәүрүз бәйрәме узды. Нәүрүз - татар халкының иң матур йола бәйрәмнәреннән берсе.Бу бәйрәм безнең төбәкләрдә, язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме дип санала. Әлеге бәйрәм бик күңелле үтте.
Арташ авыл җирлегендә 21 март көнне Нәүрүз бәйрәме уңаеннан хатын-кызлар арасында волейбол турниры үткәрелде. 5 команда катнашты: Арташ, Икшермә, Кибәче, Лехсоз, Арташ2.
1 урын-Икшермә
2 урын-Кибәчләр
3 урын-Арташ
8 Март-Язлы Арташ авыл клубында «Супер әби» исемле искиткеч чара узды. Бу вакыйга хөрмәтле әбиләребезне җыйды, алар төрле конкурсларда һәм номерларда үзләренең сәләтләрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. Иҗади конкурслар оештырылды, әбиләр үзләренең осталыкларын һәм кул эшләрен күрсәттеләр. Катнашучыларның үзләренә кыюлыклары һәм креативлыклары өчен рәхмәт белдерәбез! «Супер әби» яхшы традициягә әверелер һәм киләчәктә безне сөендерер дип өметләнәбез.
7 нче март көнне Олы Арташ башлангыч гомумибелем бирү мәктәбендә Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан кадерле әбиләргә әниләргә багышлап бәйрәм концерты үткәрелде. Бәйрәм кичәсе матур җырлар шигырьләр белән үрелеп барды. Бәйрәм бик күнелле үтте.
Арташ авыл җирлеге волейбол командасы 2026 елгы сезонда авыл җирлекләренең ирләр командалары арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы чемпионатында катнаша. Командага уңышлар телибез, иң мөһиме – имгәнүләрсез.
Кышкы чорда юллардан карны чистарту-җәяүлеләр һәм транспорт чараларының имин хәрәкәтен тәэмин итү өчен мөһим бурыч. Шуңа күрә Арташ авыл җирлегенең җирле әһәмияттәге юлларында көчле кар һәм бураннардан соң ике «Беларус-1221», «JCB 541-70» һәм «Т-150» тракторлары урамнарны кардан чистарту белән шөгыльләнә. Әлеге эш ООО "СХП Нырты" җәмгыяте белән килешү нигезендә башкарыла.
23 февральдә Иске Икшермә җирлегендә узган ярышларда Арташ авыл җирлегенең волейбол командасы икенче урынны алды. Җиңүчеләрне котлыйбыз.