15-16 март көннәрендә Ике Басу Арташ авылы мәчетендә изге Рамазан аена багышланган Ифтар мәҗлесе үткәрелде. Ифтарга авыл халкы һәм мәчеткә йөрүче кунаклар җыелган иде.
10 марта Мишә авыл җирлегендә хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча иптәшләр турниры узды. Арташ авыл җирлегенең волейбол командасы икенченче урынны алды
8 Март халыкара хатын-кызлар хөрмәтенә Кибәче авыл җирлегендә,8 март көнне хатын-кызлар арасында волейбол буенча турнир узды.Арташ командасы 3 урын алды.Котлыйбыз!
8 Март халыкара хатын-кызлар хөрмәтенә Иске Икшермә авыл җирлегендә,7 март көнне хатын-кызлар арасында волейбол буенча турнир узды.Арташ командасы 4 урын алды.
Олы Арташ төп гомумбелем бирү мәктәбенең "Өмет" драма түгәрәгендә укучылары "Сәйяр" балалар театры фестивалендә уңышлы чыгыш ясап, 1 нче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнделәр. Алга таба да уңышлар сезгә!
2 март көнне Язлы Арташ авыл клубында тантаналы концерт булды. Чара башында Арташ авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Илсур улы Мөхәрләмов котлау сүзе белән чыгыш ясады. Прорамманың беренче өлеше «Ватанга хезмәт итәм» Ватанны саклаучылар көненә багышланган иде.Сәхнәдән ир-атлар адресына җылы котлаулар, патриотик җырлар , сугыш биюләре яңгырады. Икенче өлеш «Сезнең өчен яратканнарыгыз». Халыкара хатын-кызлар көненә багышланды.концертны алып баручылар гүзәл затларга һәм кешелеккә карата бик күп җылы сүзләр әйттеләр, хатын-кызларга шатлык , матурлык, мәхәббәт,камиллек һәм яхшы кәеф теләделәр. Җылылык һәм мәхәббәт белән сугарылган программаның һәр номеры кабатланмас шатлык , соклану һәм бәхет хисе бүләк итте. Залда һәр номерның көчле алкышлары яңгырады.Бүген үз эшләрен кичектереп, бәйрәм чарасында катнашучыларның барысы да яхшы кәеф белән чыгып киттеләр, шундый бай эчтәлекле концерт өчен рәхмәт белдерделәр.
22 февральдә Иске Икшермә җирлегендә узган ярышларда Арташ авыл җирлегенең волейбол командасы беренче урынны алды. Җиңүчеләрне котлыйбыз.
23 февральдә Лесхоз бистәсендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган чаңгы ярышлары булып узды. Ир-атлар категориясендә 2 урынны А. Р. Агләмҗанов алды. Арташ авыл җирлеге командасы 3 урынны яулады.
Рус бильярды-хәзерге дөньяда булган иң матур уеннарның берсе.22 февраль көнне Язлы Арташ авыл клубында Ватанны саклаучылар елына әфган сугышчысы Шәйдуллин Фердинанд Харис улы истәлегенә бильярд буенча турнир булып узды . Турнирны Арташ авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Илсур улы Мөхәрләмов ачып җибәрде . Ул барлык катнашучыларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады һәм ярышларда катнашучыларга уңышлар теләде. Нәтиҗәдә әлеге чара җиңүчеләрне бүләкләү , истәлекле бүләкләр тапшыру һәм, әлбәттә инде, яхшы кәеф белән тәмамланды. Яшьләрнең бу спорт төре белән кызыксынуын югалтмавы шатландыра.
Бүген Олы Арташ авыл клубында, Ике басу Арташ мәдәният йорты, һәм Сабабаш авыл клубы хезмәткәрләре көче белән, ВАТАННЫ саклаучылар көненә багышланган бәйрәм концерты куелды. Концерт ка, шушы авылдан балалары махсус хәрби операция дә катнашып хәләк булган Хамитов Зөлфәт, Галимзянов Ильфарнын, авыр яраланып кайткан егетебез Искәндәр Зиганшиннын, бүгенгесе көндә яу кырындагы егетләребез Зөлфәт Ахунов һәм Ахмадуллин Айратларның әти - әниләре чакырылган иде, батыр егетләребезнен әниләренә чәчәк бәйләмнәре һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Хәрби хәрәкәттә хәлак булган егетләребезне бер минутлык тынлык белән искә алдык. Тамашачы һәр җырны, нәфис сүз башкаручыларны, алкышларга күмде. Берсеннән - берсе матур биюләр сәхнә күрке булды. Бәйрәмне оештыруга ярдәм иткән мәдәният бүлеге,җитәкчебез Рөстәм Фидаил улына, ООО СХП Нырты хуҗалыгына, җитәкчесе Ильяс Илдусовичка тирән рәхмәтләребезне җиткереп калабыз.