ЯҢАЛЫКЛАР


16
декабрь, 2024 ел
дүшәмбе

Гаилә елын йомгаклау максатыннан Олы Арташ төп гомумбелем бирү мәктәбе "Гаилә-җылы учак" дип аталган бәйрәм кичәсе  уздырды. Бәйрәмнең беренче өлешендә укучылар көче белән әзерләнгән концерт куелды.Соңыннан әти-әниләр, югары сыйныф укучылары командаларга буленеп, "Кунелле стартлар" уенында үзләренең көчләрен сынадылар.Гаилә бәйрәме күңелле, күтәренке рухта узды. Уеннарда теләп катнашкан барлык әти-әниләргә, шулай ук бәйрәмне оештыруда ярдәм күрсәткән спонсорларга  зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

Олы Арташ фельдшер-акушерлык пункт фельдшеры укучыларын төрле кичектергесез хәлләрдә беренче ярдәмне дөрес күрсәтергә өйрәтте.

Беренче ярдәм күрсәтү кагыйдәләре турындагы белемнәрне һәр кеше белергә тиеш, чөнки һәркем безнең гамәлләргә Кемнеңдер тормышы бәйле булган вәзгыятькә эләгергә мөмкин.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

11
декабрь, 2024 ел
чәршәмбе

Олы Арташ төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Коррупциягә-юк" плакатлар конкурсы булды, "Без коррупциягә каршы" класс сәгате үткәрелде. 5-7 класс укучылары Коррупциягә каршы темага плакатлар ясадылар. 8 класс укучылары класс сәгатендә "корпупция" төшенчәсен, аның барлыкка килү сәбәпләрен һәм нәтиҗәләрен карадылар. Энциклопедик сүзлектә "коррупция"сүзенә аңлатма эзләделәр. "Ришвәтчелек" коррупциянең бер өлеше буларак карадылар. Коррупция белән бәйле хәлләр турында фикер алыштылар.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

10
декабрь, 2024 ел
сишәмбе

9 декабрь-Россиядә "Ватан Геройлары көне" дип аталган рәсми бәйрәм. Бу истәлекле дата 2007 елда Россия Федерациясе Дәүләт Думасы карары белән билгеләнде. Героик ата-бабаларны искә алу һәм хәзерге вакытта яшәүче геройларны хөрмәтләү.

Бүген мәктәп линейкасында 8 класс укучылары "Геройлар белән тиңләшү” дигән әдәби-музыкаль композициясе белән чыгыш ясадылар.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

9
декабрь, 2024 ел
дүшәмбе

   Ике басу Арташ мәдәният йортында "Без-моңлы-җырлы Галимҗан оныклары"дип исемләнгән шәҗәрә бәйрәме үткәрелде. Безнең Арташ авыл җирлегендә  көчле зур нәселләр шактый. Галимҗан нәселе- авылда иң зурысыдыр. Аларның күбесе туган авылыбызда калып, тормыш корып, үрнәк матур гомер кичерәләр.  Үзләренең 8 буыннан торган шәҗәрә агачын булдырганнар.  Буыннардан -буыннарга тапшырыла торган мәңге югалмый торган кадерле ядкарь бит бу.

    Рәхмәт, сезгә, Галимҗан оныклары.Әти-әниләрегезнең,әби-бабайларыгызның рухлары шат булсын. Шушы чараны оештыруда зур көч куйган мәдәният хезмәткәрләренә дә зур рәхмәт. Тәрбияви яктан әһәмиятле бу чара дәвамлы булсын иде.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

30
ноябрь, 2024 ел
шимбә

Илебездә билгеләп үтелә торган күпсанлы бәйрәмнәр арасында Әниләр көне аерым урын алып тора. Бу бәйрәмгә беркем дә битараф кала алмый. Бу көнне балаларына мәхәббәт, игелек, наз бүләк иткән барлык әниләргә да рәхмәт әйтәсе килә.

29 ноябрь көнне Язлы Арташ авыл клубында Ике басу Арташ авыл китапханәсе белән берлектә "Әнием күз нурым"исемле викторина оештырылды. Котлау сүзе белән Арташ авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Илсур улы Мөхәрләмов чыгыш ясады.Чара барышында төрле конкурслар үткәрелде, җырлар җырланды, әниләр турында шигырьләр укылды. Кыскасы, вакыт бик күңелле узды. Бүгенге кунаклар - авылның хөрмәтле хатын-кызлары бәйрәм рухы һәм игелек сүзләре белән таралыштылар. Кич җылы, дустанә атмосферада узды. Шулай ук "Иң кадерле, иң газизем – минем әнием"китап күргәзмәсе дә ясалды.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

29
ноябрь, 2024 ел
җомга

Ике басу Арташ авылы янындагы буаның ГТСын  ремонтлау буенча "Мелиорация-Сервис" ҖЧҖ подряд оешмасы тарафыннан төзелеш эшләре төгәлләнде.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

Язлы Арташ авыл клубы бинасында ремонт эшләре бара.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

28
ноябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Олы Арташ "Карлыгач" балалар бакчасында Әниләр көненә багышланган бәйрәм булып узды

Тэги: Арташ авыл җирлеге

26
ноябрь, 2024 ел
сишәмбе

Традиция буенча ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Россиядә иң җылы һәм мәрхәмәтле бәйрәм - Әниләр көне билгеләп үтелә. Ике басу Арташ мәдәният йортының Сабабаш, Туктар, Өч Нарат һәм Ике Басу Арташ авыл китапханәсе клублары белән берлектә әлеге көн уңаеннан бәйрәм концерты булды. Бәйрәм программасы якты, кызыклы һәм төрле иде.  Югарыда күрсәтелгән мәдәният учреждениеләренең  хезмәткәрләре хореограф Гөлнар Илдар кызы Газизуллина катнашында музыкаль һәм бию чыгышларыннан алып театр сәхнәләренә кадәр бик яхшы концерт номерлары әзерләгәннәр. Мәхәббәт һәм ана булу турындагы күңелгә үтеп керерлек җырлар тамашачылардан беркемне дә битараф калдырмады,һәр башкарылган концерт номеры алкышларга күмелде. Бүгенге  концертка килгән барлык әниләр өчен чын бүләк булды. Арташ авыл җирлеге башлыгы Мөхәрләмов Рөстәм Илсур улы сәламләү сүзе белән чыгыш ясап,барлык аналарга ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләде. Концертка СВО-солдатларының әниләре: Фәттахова Гөлчәрә апа, Кәримова Нәкыя апа, СВОда һәлак булган солдатның энисе Галимҗанова Илмира, бугенге көндә армия сафларында хезмәт итуче солдатларның әниләре Гаянова Лилия, Төхвәтуллина Илүзия ханымнар да чакырулы иде. Концерт барышында аларга да бер өлеш багышланган иде, истәлекле бүләклэр тапшырылды. Бәйрәм концертын оештыруда катнашкан һәркемгә, иганәчеләр Наил һәм Илһамия Гаяновларга матди ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәм.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International