27 августта, "Татарстанда җәй" проекты кысаларында,Ике басу Арташ мәдәният йортының,Татарстан Республикасы көненә багышлап,Сабабаш,Мичәнбаш,төбәк,Кече Кибәч,Өч Нарат авыл клублары, авыл китапханәсе белән берлектә оештырылган"Җәй, җылы, җырлы кич"исемле урам концерты узды.Концерт программасы якты һәм бай булды.Тамашачыларга иҗади бүләкләр һәм бәйрәм кәефе мәдәният хезмәткәрләре һәм мәдәният йорты каршындагы үзешчән сәнгать осталары бүләк итте. Урамда яңгыр башлану сәбәпле, концерт программасын мәдәният йорты сәхнәсендә дәвам итәргә туры килде.
28 нче нчы августта Олы Арташ авыл клубы мәйданында Татарстан Республикасы көненә багышланган зур бәйрәм концерты булды. Сәхнә үзешчән артистларны һәм Олы Арташ, Олы Кибәче һәм Килдебәк мәдәният хезмәткәрләрен бергә җыйды. Республика көне барыбызны да, яшенә, милләтенә, дини һәм сәяси инануларына карамастан, берләштерә. Алга таба чараны үзешчән артистларның, мәдәният хезмәткәрләренең якты һәм матур чыгышлары дәвам итте һәм алар тылсымлы бәйрәм рухы булдыруга һәм районыбызда яшәүче халыкларның мәдәниятләре һәм гореф-гадәтләре байлыгын күрсәтә алды. Иң ачык һәм стильле костюмнар, көй тавышлары һәм бию номерлары бер-берсен алыштырды, көчле алкышлар уятты. Авыл советы рәисенең халыкны бәйрәм белән котлавы зур ихтирам уятып, халык күңелен тагы да күтәреп җибәрде. Дөньялар имин булып, алга таба да шулай очрашып торырга язсын дигән теләктә таралыштык.
Хөрмәт итеп килгән, көчле алкышларга күмеп кул чабып утырган авылдашларыма зур хөрмәтем һәм чиксез рәхмәтем.
24 августта Язлы Арташ авылында « Татарстанда җәй» проекты кысаларында « Җыр керсен күңелгә» дигән урам концерты булды . Концерт Олы Ныртын мәдәният йорты һәм китапханә, Урта Ныртын авыл мәдәният йорты , Чабья - Чурчи авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзешчәннәр катнашында узды. Чара барышында матур җырлар, дәртле биюләр, уеннар һәм призлы конкурслар яңгырады. Артистлар тамашачыларга үзләренең осталыкларын, матур кәефләрен бүләк иттеләр ! Тамашачылар аларны көчле алкышлар белән бүләкләде . Авыл халкы һәм кунаклары чын күңелдән ял иттеләр , олы рәхмәтләрен белдерделәр
Татарстан Республикасы Дәүләт Советында ел саен үткәрелә торган «муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр»конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Алар арасында безнең коллегабыз, Арташ авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Төхвәтуллина Алинә Фәһим кызы булуы белән бик горурланабыз. Аны котлыйбыз һәм киләчәктә дә шәхси тормышында һәм башлангычларында уңышлар телибез!
Ел саен 22 нче августта Россиядә Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Традиция буенча бу көнне әлеге вакыйгага багышланган чаралар уза. 22 нче августта Зур Арташ авыл клубы мөдире Россия флагының туган көненә багышланган танып-белү сәгате үткәрде. Балалар күп санлы башка флаглар арасында Россия флагын аерырга һәм табарга өйрәнделәр, әңгәмә барышында дәүләт символикасын билгеләү турындагы күзаллауларны алдылар һәм беркеттеләр, Ватаныбыз флагы төсләренең символик әһәмияте турында белделәр. Аннары шулай ук дәүләт символларына багышланган динамик уеннарда да актив катнаштылар. Шөгыль ахырында үз флагы өчен зур горурлык хисе белән фотосессиядә дә катнаштылар.
“Батырлар терәге” ресурс үзәге Советы рәисенен Ике бас Арташ авылы халкынна рәхмәт хаты.
16 нчы август кичендә Олы Арташ авыл клубы мәйданы "Татарстанда җәй" кысасында үткән "Җәй җитте Җәмилә" чарасы белән гөр килеп торды. Чараны үткәрүдә Килдебәк мәдәният йорты мөдире үз өлешен кертте.
Кичә гармун моңы астында җырлар белән башланып, самоварда кайнаган чәй эчеп дәвам итте һәм билгеле инде, дискәтүк белән тәмамланды.
Кичә халыкка бик хуш килде. Биеп арганнан соң, өйләренә яхшы кәеф һәм рәхмәт сүзләре белән таралыштылар.
Район аграрийларының хәзер иң эссе чоры. Һәр минут исәптә, алар иртәдән алып төн уртасына кадәр эшлиләр. Өлгергән бодайның татлы исе, комбайн дөбердәве белән тулган кайнар көннәр һәм җылы төннәр, тау - тау алтын бөртеге-болар барысы да урып-җыю мохите баруын аңлата. 16 августта" Фирүзә "АГИТКОЛЛЕКТИВЫ,Ике басу Арташ мәдәният йортының, Сабабаш, Өчнарат авыл клублары белән берлектә" Нырты " АХП ҖЧҖ кырларына чыкты.". Басуларда эш кайный, игенчеләрнең һәр минуты кадерле, шуңа да карамастан, безне һәркайда теләп каршы алдылар. Кырларда комбайнчылар арасында булдык, механизаторларда тукталдык. Чыгыш барышында 80 Җиңү чагылыш тапты, комбайнчыларга "Урак - 2025" дип язылган вымпеллар бүләк итте
4 август көнне Олы Нырты, Килдебәк мәдәният йорты, Язлы Арташ, Олы Арташ, Чабья Чурчи авыл клублары берлектә,«Дуслык» агитбригадарасы белән," Нырты" күмәк хуҗалыгы басуларында эшләүче ,кыр батырлары алдында чыгыш ясадылар. Көнне- төнгә ялгап эшләүче комбайнчылар һәм аларның ярдәмчеләренең, җыелган икмәкне амбарга ташып урнаштыручы шоферларның төшке ашка туктаган вакыты иде. Агитбригада членнары, игенчелэребезгэ, берсеннән- берсе матур җырларын буләк иттеләр, матур шигырь юллары аша изге теләкләрен җиткерделәр.
НЫРТЫ" АХП " ҖЧҖ басуларында урып-җыю кампаниясенен иң эссе чоры һәр минут исәптә. Бүгенге көндә арпа сугу эшләре давам итә. Кырда 4 комбайн иртәдән алып төн уртасына кадәр эшлиләр