Территорияләрне санитар-экологик чистарту икеайлыгы кысаларында җирлегебез оешмаларында субботник оештырылды.
Олы Арташ авылынды яшь белгечләр өчен арендалы торак йортлар сафка басты.
Арташ авыл җирлегендә "Россия чаңгы юллары 2019" һәм "Татарстан чаңгы юллары 2019"
28 гыйнвар көнне Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Р. М. Ишниязов һәм район башлыгы урынбасары Р. Р. Закирҗанов катнашында Арташы авыл җирлеге халык җыены булып узды. Җыенда шулай ук хокук саклау органнары вәкилләре, оешма җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.
Арташ авыл җирлеге башлыгы, Әгъләмҗанов Алмаз Рәхимҗан улы, 2018 елда башкарылган эшләр турында хисап тотты, 2019 елга планнар һәм алдагы эш турында сөйләде.
20 нче гыйнвар көнне Ике басу Арташ авылында яшәүче тыл ветераны Саляхиев Ахматгаян Салахи улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Саляхиев Ахматгаян Салахи улы 1929 елның 20 гыйнварында Ике басу Арташ авылында доньяга килә. Гаиләдә алты бала: ике кыз, дурт малай үсәләр. Сигез яшендә беренче класска укырга керә. Башлангыч белем алгач совхозда торле эшлэрдэ эшли, урман кискэн, конюшныйда атлар караган.
Армия сафларына алына, анда оч ел хезмэт итэ.
1952 нче елнын 21 декабрендэ Арташ авылынын Гамилэ исемле кызы белэн гаилэ кора. 3 малай, 1 кыз тэрбиялэп устерэлэр. Бугенге кондэ 2 оныгы, 2 оныкчыгы бар. Ахтатгаян абый гомер буена атлар карап пенсиягэ чыга. 2000 нче елнын сентябрендэ тормыш иптэше вафат була. Бугенге көндә малайлары тәрбиясендә яши. Ике басу Арташ авылында гомер итәләр.
Оныклары килеп хәлен белеп торалар, абыйларына булышалар. Хәзерге көненә шөкер итеп яши.
Ахматгаян абыйны 90 яшь тулу белән котларга Саба муниципаль районының Башкарма комитетының аппарат җитәкчесе М. Р. Каримов, Саба муниципаль районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе М. М. Хуҗин һәм Арташ авыл җирлеге башлыгы А.Р.Әгъләмҗанов килделәр. Алар Ахматгаян абыйга Россия Федерациясе Президенты В. В. Путинның котлау хатын, Саба муниципаль районы башлыгы Р. Н. Миннихановның махсус бүләген тапшырдылар һәм сәламәтлек, изге теләкләр теләделәр.
Арташ авыл җирлегенең хоккей командасы спорт чараларында актив катнаша.