Арташ авыл җирлеге "Чәчәкле Саба-2024” бәйгесендә зур унышларга иреште:
Ике Басу Арташта яшәүче Залялетдиновлар гаиләсе 2 нче урын;
Олы Арташ “Карлыгач” балалар бакчасы 1 нче урын;
Ике басу Арташ фельдшер-акушерлык пункты 3 нче урын;
Ике басу Арташ авыл мәдәният йорты кызыксындыру бүләгенә лаек булды.
2 нче сентябрь көнне Олы Арташ төп гомумбелем бирү мәктәбендә белем көне билгеләп үтелде. Яңа уку елында мәктәптә барлыгы 45 бала белем һәм тәрбия алачак. Беренче сыйныфка 4 укучы укырга керде. Укучыларны, әти-әниләрне, укытучыларны котларга дип "САБА" ИНДУСТРИАЛЬ ПАРКЫ " ИК " АҖ җитәкчесе Хузин Ильшат Талгатович, авыл җирлеге башлыгы, мәгариф системасыннан котларга килделәр.
30 августта Татарстан Республикасы халкы үз дәүләтчелегенең тууын — Республика оешу көнен бәйрәм итә. Бу көнне 1990 елда җөмһүрият Югары Шурасы Татарстан Җөмһүриятенең дәүләт суверенлыгы турында Декларация кабул итте.
29 нчы август конне Ике Басу Арташ мәдәният йортында "Дуслар җыелган җирдә" дигән исем астында бәйрәм концерты узды. Концертны Мишәбаш, Тимершык, Югары Симет, Иске Мичән, Ике Басу Арташ һәм Иләбәр мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырды. Алар тамашачыларга үзләренең җырларын, биюләрен бүләк иттеләр.
2024 елның 29 нчы августында Ике Басу Арташ "Күбәләк" балалар бакчасында “Балалар арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау атналыгы” темасына әңгәмә үткәрелде. Әңгәмәне Ике Басу Арташ ФАП мөдире (фельдшер) Сәләхиева А. Г . үткәрде.
Район аграрийларының хәзер иң эссе эш чоры. Һәр минут исәптә, алар иртәдән алып төн уртасына кадәр эшлиләр. 28 августта "Фирүзә" агитколлективы, Ике Басу Арташ мәдәният йортының, Язлы Арташ, Өч Нарат авыл клублары белән берлектә "Нырты" АХП ҖЧҖ кырларына "Игенчегә игелек кылучыга, җырлар аша сәлам юллыйбыз" дип аталган агитбригада программасы белән чыкты.
Арташ авылы җирлеге биләмәсенә кергән «Карлыгач» һәм “Күбәләк” балалар бакчалары каршын чәчәкләр белән бизәү гадәти һәм күңелле традициягә әверелде.
Чәчәкләр-табигатьнең нәфис затлары.
Чәчәкләр безнең көндәлек тормышыбызда зур роль уйныйлар Матурлыкны һәм юанычны символлаштыралар. Алар безне гади мизгелләргә сөенергә, табигать чолганышында тынычлык табарга һәм аның могҗизалары белән илһамланырга өйрәтәләр.
Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау-физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү. Велосипед иң экономияле һәм популяр транспорт төре, өстәвенә ул кеше сәламәтлеге өчен иң файдалысы булып тора. Бу ике тәгәрмәчле дус олылар өчен дә, балалар өчен дә барысына да туры килә. 10 августта Язлы Арташ авылында "Велоузышлар 2024"спорт чарасы узды.Велоузышлар башланганчы тикшерү комитеты мөдире балаларга велосипедта йөрү кагыйдәләрен искә төшерде. Велосипедта йөрү сәламәтлекне генә түгел, чыдамлыкны да ныгыта. Мондый чаралар үткәрү дә балаларга җәйге каникул вакытында ял итүләрен кызыклы һәм файдалы итеп үткәрергә мөмкинлек бирә.
Арташ авыл җирлегенә караган Язлы Арташ авылында 12 данә урам уты лампалары светодиод яктырткычларга алыштырылды. Эшне Балтач районының "Энергоресурс" ААҖ башкарды.