ЯҢАЛЫКЛАР


29
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

«Яратам сине, туган ягым» программасы кысаларында 28 июньдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Лилия Ещева балалар өчен бистә буйлап сәяхәт үткәрде. Чараның максаты – балаларның кече Ватаны турында белемнәрен киңәйтү.


23
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

21 июнь көнне Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Алексей Шатков «ФОРПОСТ» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр (мәктәп) берләшмәләре үзәге белән берлектә «Без – Россия патриотлары» дигән танып-белү чарасы үткәрделәр. Дәреснең максаты – әхлакый кыйммәтләрне формалаштыру, илебезнең лаеклы гражданнарын һәм патриотларын тәрбияләү.

Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре Хәтер һәм кайгы көненә багышланган чаралар уздырганнар.


22
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

22-нче июнь көнне “Югары-Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен, балалар интернат-йорты”ында тәрбияче Сираҗиева Гөлчәчәк Фәһметдин кызы тәрбияләнүче балалар белән “Хәтер шәме” Бөтенроссия акциясенә кушылдылар.

Тэги: Хәтер шәме Югары-Утар балалр интернат-йорты

Бүген Министрлык карамагындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре «Хәтер шәме» Бөтенроссия акциясенә кушылды.

Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре үзәк район китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә балигъ булмаганнар белән мәгълүмати сәгать уздырганнар. Чараның максаты: тарихи белемнәрне тирәнәйтү, армиянең каһарманлыгы, халыкның батырлыгы мисалында патриотик хисләр тәрбияләү.

22 июнь көнне Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Хәтер һәм кайгы көненә багышланган чара узды.

Бүген Лениногорскиның «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Елена Гыйзитдинова  Хәрби һәм хезмәт даны музее базасында чара оештырган. Ул тарихи хәтерне, гореф-гадәтләрне һәм буыннарның дәвамчанлыгын саклауга, үсеп килүче буында патриотик хисләр тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде.

Кукмара «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә бүген, Хәтер һәм кайгы көнендә, туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырылды.

Балигъ булмаганнарны патриотик тәрбияләү буенча эш программасын тормышка ашыру кысаларында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгече Ольга Бывальцева һәм «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбиячесе Алинә Салихова балигъ булмаганнар өчен район прокуратурасына экскурсия оештырганнар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International