Чыгарылыш кичәсе инде күптән Россиянең барлык мәктәпләрендә дә күңелле һәм истәлекле традициягә әверелде. 27 нче июнь көнне районыбыз мәктәпләрен тәмамлаган 11нче сыйныф укучылары өчен район күләмендә әлеге чара үткәрелде.
Педагог һәм остаз елы уңаеннан, байлар Сабасы ш.т.б. Гимназия МББУ китапханәсендә чит телләр сүзлекләре күргәзмәсе оештырылды.
12 июньнән 15 июньгә кадәр Казанда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Республика олимпиада үзәге» дәүләт автоном белем бирү учреждениесенең «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында туган (рус булмаган) телле укучылар арасында рус теле буенча Халыкара олимпиада үткәрелде, анда Россия Федерациясенең 17 субъектыннан һәм чиктәш дәүләтләрдән делегацияләр катнашты.
9 июньдә Сабаның 6 нчы номерлы «Балачак» балалар бакчасына «ЭКОВЕСНА-2023» конкурсының район этабында җиңүләре белән котлау өчен Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы вәкилләре килде
1 нче июнь көнне Мамадыш шәһәрендә «ЭКО-ТЕХ» ачык экологик-техник квесты үтте.
1 июньдә Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Бу иң борынгы халыкара бәйрәмнәрнең берсе. Бу уңайдан бүген Саба урта белем бирү мәктәбе стадионында 38 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесеннән 120 бала җыелды.
Югары Симет “Ромашка“ балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр, бакча коллективы, әти әниләр Сабантуйга бирнә җыярга чыктылар.
Укучыларның Бөек Ватан сугышы чорындагы Ватан тарихын өйрәнүгә һәм саклауга юнәлдерелгән фәнни-техник иҗатын үстерү максатыннан, Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге Җиңү көненә багышланган техник юнәлешендәге «Иҗат векторлары» республика конкурсын үткәрде.